9 февраль 2022 яңалыклары
-
Йортларның түбәләрен һәм подъездларның «козырек»ларын кардан чистартуга аеруча игътибарлы булырга!
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев йортларның түбәләрен һәм подъездларның «козырек»ларын кардан чистартуга аеруча игътибарлы булырга кушты. Җылы температура сакланганда йорт түбәләреннән кар һәм боз сеңгеләре төшү куркынычы бар.
-
Чаллы Әбугалисинасы кем?
Коллектив Каюм Насыйриның «Әбугалисина» әсәрен сәхнәләштерә.
-
Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионнарын нигә бүләкләмиләр?
«Бу уеннар башланганчы ул алынган допинг-тест нәтиҗәләренә бәйле», – дип хәбәр итә Inside the Games порталы.
-
Чаллыда 7630 эш урыны бар
Ел башыннан «Россия эше» кадрлар үзәгенә эш сорап 394 кеше мөрәҗәгать иткән.
-
Авыручылар ике тапкырга артты
Шәһәрдә ОРВИ һәм «омикрон» белән авыручылар күп. Бер атна эчендә аларның саны 611кешедән 1554кә җитте. Бу республика күрсәткеченнән 6,7%ка югары.
-
Шәһәрдәшебезгә – Мактаулы исем
Күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зариповага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде.
-
Чаллылылар Олимпиадада катнашучы спортчыларыбызга теләктәшлек белдерә
Чаллының 39/06 йортында яшәүчеләр Олимпиадада катнашучы спортчыларыбызга теләктәшлек йөзеннән менә шундый кар сыннары ясаган.
-
«Больничный»ны өйдән торып
15 мартка кадәр өйдән торып, алып була.
-
Сукбай этләр куркынычмы? (опрос)
Сукбай этләр темасы кешеләрне күптән ике лагерьга аерды. Берселәре хайваннарны кызганыч, ди, һәм мондыйлар этләрне көн саен ишегалды территориясендә ашата, ә икенчеләре үзләре һәм якыннары өчен куркалар. Бу турыда шәһәрдәшләребез нәрсә уйлый микән? Сораштыруыбыз шуның хакта.
-
Шәһәрдә ут бетте
Шәһәрнең 52, 53,27, 28 комплексларында ут булмады. Урамдагы фонарьлар янмады, светофорлар эшләмәде. Социаль челтәрләрдә шәһәрдәшләр тәрәзәләрендә ут булмаган фотоларны урнаштыра башлады.
-
Гашыйклар көнендә Чаллыда туйлар булмаячак
Тукай районында исә бу көнне 5 пар үз никахларын рәсмиләштерәчәк.
-
Антитәнчекләре булган россиялеләр 21 февральдән QR-код ала алачак
Тиешле боерыкны РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы чыгарды.
-
Чаллылылар парфюмерия-косметика продукциясенең сыйфаты мәсьәләләре буенча «кайнар линия»гә мөрәҗәгать итә алалар
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт парфюмерия-косметика продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырды.
-
Чаллылылар Халык дипломатиясенә ярдәм итү фонды грантын алырга мөмкин
А.М. Горчаков исемендәге Халык дипломатиясенә ярдәм итү фонды проектларга финанс ярдәме алу өчен гаризалар кабул итүне башлап җибәрде.
-
9 февральгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
9 февральдә Татарстанда болытлы, төнлә аязучан-болытлы һава торышы була. Кар явачак.