Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йортларның түбәләрен һәм подъездларның «козырек»ларын кардан чистартуга аеруча игътибарлы булырга!

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев йортларның түбәләрен һәм подъездларның «козырек»ларын кардан чистартуга аеруча игътибарлы булырга кушты. Җылы температура сакланганда йорт түбәләреннән кар һәм боз сеңгеләре төшү куркынычы бар.

Бу бәхетсезлеккә китерергә һәм кешеләрнең шәхси милкен юкка чыгарырыга мөмкин. Шуңа күрә торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренә түбәләрне чистарту бурычы куелды, халык арасында аңлату эшләре алып бару мөһимлеге ассызыкланды. 
Урамнарны һәм ишегалларын транспорт һәм кешеләр өчен уңайлы итү дә көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Моның өчен «Автомобиль юллары» муниципаль предприятиесе һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары җаваплы. «Кар нормадан артык яуды, әмма юллар тәртиптә булырга тиеш! Шәһәр яши һәм эшли. Юлларны чистарту өчен акчаны экномияләргә ярамый, норматив вакытлар бар. Аларны үтәргә кирәк», – диде шәһәр башлыгы.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев