9 февраль 2022 яңалыклары
-
Сез яхшы хатын-кызмы, әллә инде... (тест)
Бу сорауга җавап табар өчен түбәндәге тестны үтеп карагыз әле.
-
Төш күрдем... Ничек юрыйм?
Авыр көннән соң үзеңнең йомшак һәм җыйнак караватыңа килеп яту күңелләрдә бетмәс-төкәнмәс шатлык уята. Күз алдыгызга китерегез: юрганыгызны ябынып ятасыз, йомшак мендәрегезгә башыгызны куясыз һәм татлы йокыга китәсез. Бу вакытта эш көне инде тәмамланган, әмма да ләкин башка тормыш башлана гына! Бу тормышта безнең һәркайсыбыз супергерой, миллионер, спортчы яки күзәтүче булырга мөмкин. Тормышны карап торырга яки аның артыннан күзәтеп барырга да мөмкин. Тагын бер тапкыр йоклап китеп яки, киресенчә, уянып булмый торган хәлләр дә булгалый. Болар барысы төштә кебек күзаллана! Тик кайдан килеп чыгалар алар? Алар безгә ни өчен кирәк, төшләргә җитди карау кирәкме?
-
«Барысы да яхшы булыр дидем!»
Олы гына бер таныш ханым миңа үзенең төше һәм аны ничек юравы турында сөйләде.
-
Украина кешесе бозлы бәкегә сикерә, әмма... - ВИДЕО
Күптән түгел генә интернетта Петербургта яшәүче хатын-кызның бозлы бәкегә сикереп, балалары күз алдында һәлак булуын язганнар иде. Бу фажигале вакыйга яңадан кабатланды.
-
Рак дигән мәкерле чир турында
Рак авыруы, яман шеш, «өч хәреф»... Ничек кенә атамый аны халык. Үз башына төшкәннәр арасында чирне каргаучылар, «дошманыма да теләмәс идем», диючеләр дә җитәрлек. Химиотерапия ярдәмендә савыгучылар булса да, уйламаганда, кыска гына вакыт эчендә бакыйлыкка күчүчеләр саны да көн-көн арта.
-
Көчле буран көтелә. Юлларга чыкмагыз!
Синоптиклар фаразлавынча, бүген Татарстан территориясендә көчле буран, шулай ук юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә. Шуңа бәйле рәвештә республика Дәүләт автоинспекциясе юлда иминлекнең төп чаралары турында искә төшерә.
-
Организмны ныгыту өчен
Газета укучыбыз, Чаллының мактаулы гражданины Венера Иванова, иммунитетны ныгыту өчен түбәндәге рецептны тәкъдим итте.
-
Гүзәл Уразова: "Моны үзебез генә ашап бетерәбез!" - ВИДЕО
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың Чаллыда гастроль концертлары булды.
-
Тамак борчыса...
Тамак төбе кымырҗый башлагач та, көненә берничә тапкыр үлән төнәтмәсе белән чайкагыз.
-
Гашыйклар көненә – бездән шәп бәйге
Мәхәббәт яшьләрдә диләр, Була ул һәркемдә дә. Мәхәббәтсез яшәп булмый Олыгайган көндә дә.
-
Иммунитетны ныгытабыз. Томау төшсә
Грипп, ОРВИ, ковид... Әлеге йогышлы авырулар халыкны сынавын дәвам итә.
-
Татар дөньясына үз телен белгән сәләтле Айсылулар бик кирәк
Җәмгыятьтә бүген бик үзенчәлекле, каршылыклардан торган вәзгыять күзәтелә: һәркем үз туган телен өйрәнергә хокуклы, моның өчен барлык шартлар тудырыла, ләкин замана шаукымы туган телне өйрәнүгә караганда, чит телләр укытуга өстенлек бирүне таләп итә. Туган татар телен, әдәбиятын өйрәнү өчен дә бүленгән сәгатьләр саны мактанырлык түгел. Әти-әниләр, имтиханнарның катлаулыгыннан куркып, гуманитар фәннәрнең әһәмиятен күрмиләр, мәгълүматны галиҗәнәп интернеттан алырга күнеккән балаларның грамоталык дәрәҗәсен мәктәпнең укыту сыйфатына кайтарып калдырырга яраталар.
-
Илмира Нәгыймова кайгылы хәбәр җиткерде
Җырчы Илмира Нәгыймова шушы көннәрдә Казанда күзләренә операция ясатты. Казаннан Чаллыга кайтып барганда кайгылы хәбәр әйткәннәр аңа.
-
Татар телендә беренче заманча бәйге кайда узды?
82нче «Көнбагышкай» балалар бакчасы базасында татар телен саклау һәм үстерү, халкыбызның мәдәни мирасын үсеп килүче буынга җиткерү максатыннан Яр Чаллы шәһәре балалар бакчалары арасында «Белем җәүһәрләре» олимпиадасы уздырылды.
-
Туучылар да, үлүчеләр дә күп
Чаллыда 2021 елда 6604 бала туган. Аларның 58%ы никахлы гаиләдә дөньяга килгән. Сабыйларга күпчелек София, Ева, Милана, Алисә, Тимур, Кәрим, Марк, Самир кебек исемнәр кушалар. Агиля, Дели, Эйлюль, Далер, Алдияр, Нил, Мубин кебек үзенчәлекле исемнәр бирүчеләр дә бар.