11 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Нияз – ике шлем иясе
Дзюдочы Нияз Билалов Бакуда узган «Зур шлем» ярышында беренче урын алды.
-
Эшмәкәрләргә ярдәм итәчәкләр
Шәһәрдә коронавирус чикләүләреннән зыян күргән 4060 эшмәкәр исәпләнә. Аларның эшләрен саклап калу максатыннан яңа грантлар тәкъдим ителәчәк.
-
Чаллы кызы Татарстан данын яклый
21 яшьлек Чаллы кызы Дания Шәрипова «Россия гүзәле» бәйгесендә Татарстан данын яклый.
-
Вандаллар тик тормый (+фотолар)
Наил Мәһдиев шәһәр мэры булып эшли башлагач, Чаллыда парклар, скверлар, ишегаллары тәртипкә китерелде. Җир асты кичүләре матур итеп бизәлде. Тик безнең халык җитәкчеләрне: «Эшләмиләр», – дип сүгүдән узмый, алай гына да түгел, вандаллар ясаган урыннарны җимерә, буяганны, чистартканны пычрата, боза. Шулар аркасында мэр Наил Мәһдиевне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәнкыйтьләде.
-
Тикшерүләр башланды
ТР буенча Роспотребнадзор Чаллы оешмаларындагы хезмәткәрләрнең куар-кодлары булу-булмавын тикшерә.
-
Чит ил прививкасына куар-код юк
Pfizer, AstraZeneca чит ил прививкалары ясаткан чаллылылар эшкә кертеләчәк.
-
Студентлар игътибарына
Шәһәрнең ике югары уку йортында: ЧДПУда һәм КФУның Чаллы институтында уку көндезге форматта дәвам итә. Коронавируска каршы вакцинацияне раслый торган куар-код булдыру студентлар өчен әлегә рекомендация буларак киңәш ителә.
-
Вакцинация темплары яхшы
Шәһәргә 222 мең 152 данә вакцина кайтты.
-
Депутатка – штраф
Чаллы судында Шәһәр Советы депутаты Татьяна Гурьевага карата административ эш каралды.
-
Автогигант нәтиҗәле эшли
«КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте 10 айлык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.
-
Эшмәкәрләргә нинди ярдәм чаралары тәкъдим ителә?
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова матбугат конференциясендә пандемия белән бәйле чикләү шартларында эшмәкәрләргә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде. Бу, беренче чиратта, федераль һәм республика дәрәҗәләрендә ярдәм.
-
Татлы бәйге узды
Мәскәү татарлар штабында студентларның чираттагы «Яшьләр якшәмбесе» оештырылды. Бу кичә очрашу булып кына калмады, ә чын ярышка әйләнде, чөнки «кулинар баттл» икенче төрле аш-су әзерләү ярышы дигәнне аңлата.
-
Чаллыда шәһәр бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар узды
Чаллыда 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына шәһәр бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Чарада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова, Контроль-хисап палатасы рәисе Татьяна Шливе, Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре вәкилләре, шәһәр халкы катнашты.
-
11 ноябрьгә һава торышы
11 ноябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы саклана.