Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татлы бәйге узды

Мәскәү татарлар штабында студентларның чираттагы «Яшьләр якшәмбесе» оештырылды. Бу кичә очрашу булып кына калмады, ә чын ярышка әйләнде, чөнки «кулинар баттл» икенче төрле аш-су әзерләү ярышы дигәнне аңлата.

Мәскәү татарлары штабының әйдәп баручысы Гөлнара Яруллина уйлап тапкан һәм тормышка ашырылган «бик тәмле» кичә булды бу. 
Татар милли ризыклары дигән сүзләрне ишеткәч, уегызга нинди фикерләр килә? Халкыбызның милли ашлары, ашамлыклары, төрле тәм-томнарыдыр, мөгаен. Әйе, аш-суга осталык безнең халыкта күптәннән килә һәм мин моңа тагын бер тапкыр инандым.
Кулинар баттлның шартлары буенча катнашучылар ризыкларны алдан ук пешереп килергә яисә монда әзерләргә тиеш иде. Баттлда кызлар белән беррәттән егетләр дә актив катнашты. Бик тырыш һәм талантлы булып чыкты алар! Мисал өчен, Руслан исемле егет тәмле гөбәдия пешереп алып килгән. Ильяс искиткеч тәмле кишер тортыннан авыз иттерде. Кыскасы, уңган-булган егетләр. Афәрин!
Килгән кунакларга бик күп татлы ризыклар  тәкъдим ителде. Алар арасында «Медовик» торты, «Синабон» дип исемләнгән баллы кабартма, трюфельләр, рогаликлар һәм башкалар бар иде.
Барлык тәмле ашамлыкларны узып, беренчелекне татар милли ризыклары яулады, ә төгәлрәге – өчпочмаклар һәм итле бәлеш. Аларны халкыбызның милли рецептларына нигезләнеп бик тәмле итеп Алия, Камилә һәм Ралина әзерләгән иде. 
Кичәгә килгән яшьләр шахмат турниры да оештырды. Татар яшьләре интеллектуаль клубы вәкиле Равил Хәмзин уеннан бик канәгать калды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр бирелде. 
Кулинар баттлда катнашучылар да, килгән кунаклар да «Яшьләр якшәмбесе»ннән канәгать калдылар. Штабның традициясе буенча кичәдә гитара музыкасы, татар җырлары яңгырады. 
Штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалеев: «Яшьләр өчен мондый бәйгеләрнең файдасы зур! Беренчедән, студентларга бер-берсе белән туган телдә аралашырга тирәлек туа. Икенчедән, алар өчен милли ризыкларны пешерергә өйрәнүдә практика булып тора. Әмма бу чараның төп максаты — әби-бабаларыбыздан калган аш-су гореф-гадәтләрен саклаудан тыш, динне, телне, мәдәниятне ныгыту юнәлешендә эшләү», – диде. 
Лилия Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штаб татар