Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шәһәр бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар узды

Чаллыда 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына шәһәр бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Чарада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова, Контроль-хисап палатасы рәисе Татьяна Шливе, Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре вәкилләре, шәһәр халкы катнашты.

Бюджет проектын Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова тәкъдим итте.
Ул хәбәр иткәнчә, 2022 елда Яр Чаллы шәһәре бюджеты керемнәренең фаразланган гомуми күләме 12 млрд 82 млн сум күләмендә планлаштырылган, 2023 елда – 12 млрд 135 млн сум һәм 2024 елда – 12 млрд 232 млн сум. 2022 елга план күрсәткечләре 2021 елның планлы билгеләнешләренә карата 14%ка үсеш белән кабул ителгән. Бюджетның үз керемнәре якындагы өч елга ел саен 4,6% үсеш белән фаразланган.
Параметрлар нигезендә 2022 елга бюджетның чыгым өлеше 12 млрд 82 млн сум күләмендә формалаштырылган, һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына – тәңгәл рәвештә 12 млрд 135 млн сум һәм 12 млрд 232 млн сум.
Социаль өлкәдә чыгымнар күләме буенча иң зур бүлек булып мәгариф кала, 2022 елга бу тармак буенча 8 млрд 659 млн сум каралган, бу исә шәһәр бюджеты чыгымнарының 72%ын тәшкил итә.
"Шулай, 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең бюджеты балансланган, аның параметрлары түбәндәгечә: 2022 елга керемнәр һәм чыгымнар буенча 12 млрд 81 млн 778 мең 10 сум; 2023 елга 12 млрд 135 млн 249 мең 310 сум; 2024 елга 12 млрд 232 млн 187 мең 810 сум", - дип тәмамлады Светлана Мулюкова.
Шәһәр бюджеты проекты КФУ Яр Чаллы институтының икътисад бүлегенең икътисад теориясе һәм икътисадый сәясәт кафедрасы мөдире, профессор Анатолий Макаров җитәкчелегендәге эксперт төркеме тарафыннан хупланды. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: утырыш