Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшмәкәрләргә ярдәм итәчәкләр

Шәһәрдә коронавирус чикләүләреннән зыян күргән 4060 эшмәкәр исәпләнә. Аларның эшләрен саклап калу максатыннан яңа грантлар тәкъдим ителәчәк.

Зыян күрүчеләр «Эшләмәгән көннәргә грант»ка («Грант на нерабочие дни») дәгъва итә ала. Ул 12 792 сум. Әлеге сан 2021 елның 1 июленә булган предприятие хезмәткәрләре санына тапкырлана. Грантлар өчен салымнар да исәпләнми. Гаризаны салым органына агымдагы елның 15 декабренә кадәр тапшырырга кирәк. Бүгенге көндә 876 гариза бирелгән инде.
Зыян күрүчеләр арасында кунакханә бизнесы, кинотеатрлар, зоопарклар, туристик агентлыклар, спорт, күңел ачу өлкәләре һәм башкалар бар.
Шулай ук эшмәкәрләр өчен 3 процент ташламалы кредит, кредитларны реструктуризацияләү, ягъни гамәлдәге банк килешүе шартларын үзгәртү, «Моногород», «Перезагрузка», «Однопроцентный» микрозаймнары гамәлдә.
Агымдагы елның тугыз ае эчендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына 6,3 млрд сумлык ярдәм күрсәтелде.
Эшмәкәрләр өчен кайнар линия телефоннары: +7 (843) 524-90-90.
Чаллыдагы региональ вәкиле: +7 (967) 461-11-04.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек