Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Үләсем килә»: коронавирус йоктырган пациент белән ачыктан-ачык сөйләшү

Бүген Россиядә коронавирус йоктыруның 18 мең очрагы теркәлгән. Татарстанда исә 84 кешегә бу диагноз куелган. «Татар-информ» хәбәрчесе Полина Шевчук коронавирус йоктырган ир-ат белән сөйләште. Хәзер ул Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә дәвалана.

Нибары ике ай дигәндә яңа вирус миллионлаган кешенең тормышын үзгәртте. Башта күпләр коронавирусның җитдилегенә ышанмады, аны гадәти, ОРВИ кебек чир дип кабул итте. Әмма COVID-19 йоктыручылар һәм үлүчеләр саны көннән-көн арта барды һәм вазгыять эпидемия турында Голливуд фильмын хәтерләтә башлады. «Ухань вирусы» Кытайда башланды һәм анда инде эпидемиянең пигы узды. Ә Россия әле кискен фазага кереп кенә бара.

Бахром Хамроев Мәскәүдән Казанга гаиләсе янына март ахырында кайта. Инде икенче көнне үк ир-ат үзен начар хис итә башлый, көчле хәлсезлек барлыкка килә, тәне калтырана, тамагы авырта башлый, ә кичкә таба температурасы да күтәрелә. Төнлә алар ашыгыч ярдәм чакырта. Килгән табиблар Бахромны Республика клиник инфекцион хастаханәсенә алып китә. Шунда аннан коронавируска анализ алалар, укол ясыйлар һәм өенә кайтарып җибәрәләр.

«3 апрельдә шәфкать туташы килде, борыннан һәм тамактан мазок, венадан кан алды. Кичкә минем хәлем тагын да начарланды, температура 38,5 градустан югары күтәрелде, ютәл дә көчәйде. Иртән ашыгыч ярдәм чакырттык, мине тагын хастаханәгә алып киттеләр», — дип исенә төшерә Бахром Хамроев.

«Үләсем килә…»

Инфекцион хастаханәдән Бахромны 7нче шәһәр хастаханәсенә алып китәләр. Икенче көнне аның коронавируска алынган анализы раслана.

Пациентның хәле көннән-көн начарлана гына бара. Көчле ютәлне хәтта иң көчле препаратлар белән дә җиңеп булмый, югары температура, үзәккә үтә торган баш авыртуы һәм хәлсезлек ир-атны тәмам аяктан ега. Тамак авыртуы да көчле була, Бахром якыннары белән телефоннан берничә секунд кына сөйләшә ала.

«Ирем мессенджерда тавышлы хәбәр яздырып җибәрде, — дип исенә төшерә Бахромның хатыны Зөһрә. — Ул хәленең начарлана гына баруын, алга китешләр булмавын әйтте. Ютәле шулкадәр көчле була, йоклап китәргә дә ирек бирми. Ә ахырда ул үләсе килә дип әйтте…» — диде Зөһрә. 

«Гаиләбез белән авырыйбыз»

Бахром хастаханәгә ятып бер көн узгач, аның хатынында, абыйсында һәм кызларында COVID-19 анализының уңай булуы ачыклана. Аларның авыруы җиңелрәк уза, бераз температуралары бар, башлары авырта һәм ютәллиләр. Табиблар Зөһрәгә гаиләсе белән хастаханәгә ятарга тәкъдим иткән, әмма ул баш тарта, өйдә дәвалану җиңелрәк булачак дип саный.

Хәзер Зөһрә абыйсы һәм кызы белән үзизоляция режимында. Азык-төлекне һәм даруларны волонтерлар китерә, табиблар да даими килеп йөри. Табиблар авыруларның температураларын үлчи, гомуми халәтен тикшерә.

«Табиб язып биргән бар даруларны да кабул итәбез. Бу антибиотиклар, вируска каршы препаратлар, С витамины. Шулай ук халык чаралары — кара тмин, имбир һәм лимонлы кайнар эчемлек кулланабыз», — дип сөйләде Зөһрә.

Хастаханә табиблары аларның гаиләсенә игътибарсыз калдырмый. «Зурлар хастаханәсе безнең өчен күбрәк борчыла. Табиблар көнгә берничә мәртәбә килә. Зур рәхмәт аларга», — диде Зөһрә Хамроева.

«Бу вирус белән көрәшергә кирәк»

Өч көн элек Бахромны башка палатага күчергәннәр. Монда махсус кислород аппараты бар, ул авыруның хәлен җиңеләйтә. Хамроев белән бергә коронавирус белән авырган тагын өч кеше ята. Барысында да көчле ютәл. Моннан тыш, пациентларның температурасы югары һәм башлары авырта.

«Күпләр безне тизрәк үлсен иде дип әйтә. Бу кешеләр авыру, диләр. Ниндидер куркыныч нәрсә майтарыла…» — диде Бахром.

Стационарда дәвалануның тугызынчы көнендә Бахром Хамроевның хәле сизелерлек яхшыра. Өч көн инде температурасы 37,2дән дә югары күтәрелми, ютәле дә кимегән һәм гомуми хәле дә шактый яхшырган.

Үзенең Твиттердагы аккаунтында Бахром табибларга мөрәҗәгать тә язган. «COVID-19 Татарстан табибларына бирешә», — дигән ул һәм бар кешегә дә үзизоляция режимын сакларга һәм авыручылар статистикасын тулыландырмаска киңәш иткән.

«Бу вирус белән көрәшергә кирәк. Үзизоляция бөтен кеше өчен дә: яшьләргә, картларга, байларга, ярлыларга — һәммәсенә кирәкле чара. Бөтен кешегә үз-үзен изоляцияләргә кирәк», — дип үз язылучыларына мөрәҗәгать иткән Бахром Хамроев.

 

 

Интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев