Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күңелләрне тетрәндерерлек

Шәһәребездә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры артистлары булып китте. Алар Чаллы тамашачысына Р.Кинҗәбаев әсәре буенча куелган "Тилмереп дога көткәннәр" спектаклен күрсәтте. Бу театр коллективының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына менә дигән бүләге. Әлеге тетрәндерерлек һәм гыйбрәтле спектакльне режиссер Дамир Сәмерханов сәхнәгә куйган. Әсәрнең эчтәлегенә туры килерлек көйләрне Татарстанның...

Шәһәребездә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры артистлары булып китте. Алар Чаллы тамашачысына Р.Кинҗәбаев әсәре буенча куелган "Тилмереп дога көткәннәр" спектаклен күрсәтте. Бу театр коллективының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына менә дигән бүләге.

Әлеге тетрәндерерлек һәм гыйбрәтле спектакльне режиссер Дамир Сәмерханов сәхнәгә куйган. Әсәрнең эчтәлегенә туры килерлек көйләрне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин язган. Рәссам Ленар Гыйльметдиновның сәхнә бизәлеше дә эчтәлеккә аваздаш.

Драма сугыш кырында аягын өздергән 18 яшьлек Ильясның язмышы турында. Ул фронттан өенә кайта, тик аны әнисе көтмәгән, чөнки ул ярты ел элек улының үлгән хәбәрен алган булган. Сөйгән кызы Нурия дә аяксыз Ильястан кача. Озак та үтми, егетнең әнисе вафат була. Авылга эчкече дип даны таралган Һәдия исемле кыз Ильяска мәҗбүри диярлек кияүгә чыга. Яхшы гына яшәп китеп бәби көткәндә, Мәхмүт Һәдияне авыр эшкә җибәрә, нәтиҗәдә, аның көмәне төшә... Ильясны халык дошманы дип төрмәгә ябалар. Иреккә чыккач та аны көтеп торучы юк - Һәдия эчеп күптән вафат булган. Сугыш ветераннарына хөрмәт, ихтирам белән карау түгел, яшьләрдән, киресенчә, гаепләү сүзләре генә ишетә Ильяс. "Сезнең җиңү кирәк түгел иде", - диләр аңа. Спектакльдә катнашкан барлык артистлар да үз рольләрен бик оста башкардылар. Ильяс ролен уйнаган Ленар Минемуллинның моңлы итеп җырлавы залдагылар күңеленә хуш килде. Хафиз Хамматуллин, Илсинә Миннемуллина чыгышлары да Чаллы тамашачысын әсир итте. Минзәлә театры артистлары үзләрен җылы итеп караган, аягүрә алкышлап сәхнәдән озаткан шәһәребез тамашачыларына рәхмәт әйтте.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев