Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәбият

Бабайлардан калган китаплар

Минем өстәлдә күп куллардан үткән, битләре саргайган, гасырларда "исән калган" басмалар. Бу китап һәм журналлар Тукай, Камал һәм башка күренекле шәхесләрнең гарәп графикасында язылган истәлекләре. Шуларга карап, мин үз-үземә сорау бирдем: ник соң әле бу китапларның эчтәлеге миңа һәм янәшәмдәге берничә кешегә генә таныш булырга тиеш? Татарларда гарәп графикасы йөз...

Минем өстәлдә күп куллардан үткән, битләре саргайган, гасырларда "исән калган" басмалар. Бу китап һәм журналлар Тукай, Камал һәм башка күренекле шәхесләрнең гарәп графикасында язылган истәлекләре. Шуларга карап, мин үз-үземә сорау бирдем: ник соң әле бу китапларның эчтәлеге миңа һәм янәшәмдәге берничә кешегә генә таныш булырга тиеш?

Татарларда гарәп графикасы йөз елдан артык кулланылышта булган. Татар язучыларының әнә шул чорда нәшер ителгән меңләгән әсәрләрен гарәп графикасын белмәгәнлектән югалтмадык микән без? Гарәп графикасын белмәү сәбәпле, бу китапларны кая куярга белмичә, мәет белән бергә кабергә күмеп юкка чыгару очраклары да күп булган.

Борынгы ядкарьләребезнең бүгенгәчә сакланганнары да бар. Газетада махсус рубрика ачып, исән калган борынгы китаплар белән милләттәшләребезне таныштыру мөмкин һәм кирәкле гамәл. Газета укучыларны борынгы татар мәзәкләре белән таныштыра башлыйбыз. Алар гарәп графикасы белән иске татар телендә язылган.

Фиркәт ШӘФИГУЛЛИН

Тышта ашау

"Бәхәс адәмнәр белән бергә тору мөмкин түгел", диеп кеше зарлана. Кайсылары белән карауга начар кебек күренсә дә, дөреслектә бөтенләй алай түгел, бәлки үз алдына бер хаклы гына булалар. Әгәр дә без алар белән якынрак танышып, вакыты белән юл куеп, җай гына каршы җавап бирсәк, аларга да аңлатырга мөмкин була. Шул рәвештә эш кылып, бер хезмәтче үзенең баена холыксызлыгын аңлаткан.

Бер тапкыр бай ачуланып кайткан да ашарга утырган. Аш кайнар булганмы яки салкынмы, тәмсез булганмы - ничектер, бай әллә нигә ачуланып, савыты белән ашны алган да тәрәзәдән аткан. Шул арада хезмәтче дә торып өстәлдәге ит белән икмәкне җәймәсе белән алып тәрәзәдән аткан. Бай "ни эшлисең?" диеп кычкырып сикереп торган. Хезмәтче еш кына торып "Хата эшләгән булсам, кичерегез мине, мин сезне тышта ашыйсыгыз килгәндер диеп уйладым, көн матур, һава яхшы, халык бар да тышта", дигән.

Бай үзенең хатасын аңлап йомшаган, хезмәтченең шулай кылануына көлә башлаган. Үзенә яхшы сабак биргән өчен хезмәтчегә ихластан рәхмәт әйткән.


Белешмә өчен

Татарлар берничә әлифба кулланган: иң борынгысы - төрки рун язуы, X йөздән 1927 елга кадәр - гарәп, 1928-39 елларда - латин графикасы, аннан соң - кириллица. Әлифбабыз нигезендә гаять бай әдәби мирас тупланган. Сакланып калган ядкарьләрдән иң борынгысы - XIII йөздә иске татар телендә язылган Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" дастаны. Кулъязма мирас берничә дистә мең данә санала.

Татарча китап басу башланганнан алып (XVIII гасыр ахырыннан) 1917 елга кадәр гарәп графикасында татарча якынча 15 мең исемдә 50 млн данә китап чыккан. 1905 елдан башлап совет чоры башланганчы, Россиядә ел саен якынча 20 исемдә татар газетасы һәм журналлары нәшер ителүе билгеле (барлыгы - 100дән артык). Илебездә руслардан кала татарлар кебек бай мәдәни мираска ия башка халык булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев