18 август 2021 яңалыклары
-
Коронавирус. Яшьләр күп чирли
Шәһәрдә яңа коронавирус инфекциясенә бәйле вәзгыять катлаулы булып кала бирә. Белгечләр: “Башта өлкән яшьтәге кешеләр күп чирләсә, хәзер авыручыларның күпчелеген яшьләр тәшкил итә. Вафат булучылар арасында да яшьләр күп”, - дип кисәтә.
-
Чаллының 40нчы комплексында яшәүчеләр өчен бәйрәм оештырылды (анонс)
Яңа шәһәрнең 40/01 йорты ишегалдында чираттагы күршеләр бәйрәме узды.
-
Президент Чаллыга эш сәфәре белән килеп китте
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре белән килеп китте. Ул РФ Гражданнар оборонасы эшләре, Гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар белән көрәшү министры урынбасары Андрей Гурович белән очрашып, “КАМАЗ” фәнни-җитештерү үзәгендә булды.
-
Яр Чаллыдан Минзәләгә кадәр юлны ремонтладылар
Трасса буенча мәктәп һәм муниципальара автобуслар йөри.
-
Шәһәрдә ишегаллары бәйрәмнәре бара
Алар традиция буенча август аенда үткәрелә, чөнки бу территориаль-иҗтимагый үзидарәләр оешкан вакыт. Әлеге чара комплекста яшәүче кешеләрне, күршеләрне бер-берсенә якынайту, берләштерү максатын күз алдында тота. Шулай ук биредә ТИҮ җитәкчеләренең идарә итүче компания, халык белән тыгыз элемтәдә торганлыгы, территорияне тәртиптә тотуы, кешеләрнең тормышын яхшырту өчен, аларның иминлеген тәэмин итү өчен башкарган эшләре күренә.
-
Зур йөк машиналарын йөртүчеләр Чаллыда тягач һәм Lada Vesta өчен көрәшә
КАМАЗ-карт картодромында Россия транспорт компанияләренең йөк автомобильләре йөртүчеләре арасында КАМАЗ-54901 «КАМАЗ К5 - экономияле һәм куркынычсыз йөртү» автомобильләрен экономияле йөртү буенча конкурс старт алды.
-
Казанда мөселман киносы фестивале 50 фильм тәкъдим итәчәк
Агымдагы елның 5-10 сентябрендә XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале узачак.
-
Татарстандагы иң биек йортны Чаллыда төзиячәкләр
Йорт Чаллының Сөембикә проспектында төзелә.
-
18 августка Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
18 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак.