Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зур йөк машиналарын йөртүчеләр Чаллыда тягач һәм Lada Vesta өчен көрәшә

КАМАЗ-карт картодромында Россия транспорт компанияләренең йөк автомобильләре йөртүчеләре арасында КАМАЗ-54901 «КАМАЗ К5 - экономияле һәм куркынычсыз йөртү» автомобильләрен экономияле йөртү буенча конкурс старт алды.

Ярышларда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Төмән, Чабаксар, Түбән Новгород, Екатеринбург, Калининград, Магнитогорск һәм башка Россия шәһәрләреннән 27 машина йөртүче катнаша.
Ярышлар ике көн дәвамында узачак һәм бүген, 18 августта тәмамланачак. Катнашучыларга "Яр Чаллы - Мамадыш - Яр Чаллы" маршруты буенча ярымприцеплы "КАМАЗ-54901" да биремнәрне үтәргә кирәк. Трассаның озынлыгы 130 км тәшкил итәчәк. Шартларга караганда, жюри ягулык чыгымнарын, заездның дөреслеген һәм вакытны исәпкә алачак.

Машина йөртүчеләрне котларга шәһәр мэры Наил Мәһдиев, КАМАЗ ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, "КАМАЗ-мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин, шулай ук Россиянең танылган автоузышчысы Виталий Петров та килгән иде. 

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев чарада катнашучыларны сәламләде, һәркайсына уңышлар һәм авариясез юллар теләде. Предприятиенең генераль директоры Сергей Когогин билгеләп үткәнчә, бүгенге конкурс квалификацияле кадрлар әзерләүнең мөһим өлеше булып тора.

Ярышлар тәмамланганнан соң җиңүчеләрне призлар көтә: беренче урынны алган машина йөртүче LADA Vesta җиңел автомобиле алачак. Транспорт компаниясенә төп бүләк - "КАМАЗ-54901" магистраль тягач эләгәчәк.

Шулай ук, конкурсны ачу тантанасында катнашудан тыш, җитәкчеләр "Техногород" укыту-танып белү мәйданчыгын карадылар, анда балалар юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәнәләр. Мәйданда транспорт сыйфатында КАМАЗ йөк машиналары да тәкъдим ителә.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев