Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирус. Яшьләр күп чирли

Шәһәрдә яңа коронавирус инфекциясенә бәйле вәзгыять катлаулы булып кала бирә. Белгечләр: “Башта өлкән яшьтәге кешеләр күп чирләсә, хәзер авыручыларның күпчелеген яшьләр тәшкил итә. Вафат булучылар арасында да яшьләр күп”, - дип кисәтә.

Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә: “Хастаханәләргә күбесенчә вакцина ясатмаган кешеләр эләгә”, - диде. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев: “Вакцина кешене чир йогудан сакламый, әмма чирләү дәрәҗәсен җиңеләйтә. Шуңа күрә кешеләр белән контактта булучы хезмәткәрләргә, һичшиксез, вакцина ясатырга кирәк. Бер кешенең дә өстәмә сәламәтлеге юк ”, - диде.
Шәһәр башлыгы кибетләрдә кассирларның битлексез эшләүләрен тәнкыйтьләде һәм халык арасында вакцина ясату буенча аңлату эшен дәвам итәргә кушты. Чаллыда вакцина ясатучылар арта. Бүгенге көндә вакцинаның беренче компонентын - 113 меңнән артык, икенчесен 90 меңнән артык кеше алган. Вакцина – инфекцияне туктатуның бердәнбер чарасы. Шәһәрдә вакцина җитәрлек. Аны шифаханәләрдә һәм бер сәүдә үзәгендә ясатырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: короновирус