Президент Чаллыга эш сәфәре белән килеп китте
Яңалыклар тасмасы

Президент Чаллыга эш сәфәре белән килеп китте

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре белән килеп китте. Ул РФ Гражданнар оборонасы эшләре, Гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар белән көрәшү министры урынбасары Андрей Гурович белән очрашып, “КАМАЗ” фәнни-җитештерү үзәгендә булды.

Аларга “КАМАЗ” автомобильләренең яңа модельләрен, яңа янгын сүндерү-коткару техникасы үрнәкләрен һәм пилотсыз автомобильләрне күрсәттеләр. Кунаклар “Вираж” автодромында “КАМАЗ-Мастер” командасы белән очраштылар һәм узышларда катнашучы машиналарда йөрделәр.
 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


эшлекле сәфәр

Нет комментариев