Шəhри Чаллы

20 август 2014 яңалыклары

  • 20 август 2014 - 09:27
    Үлем вирусы тарала
    Көнбатыш Африкада Эбола вирусы "котыра". Белгечләр сүзләренә караганда, дөньяда 2 меңнән артык кеше бу чирне эләктереп өлгергән инде. Илнең көнбатышында әлеге авыруның алтмышлап "учагы" табылган. Күп кенә авиакомпанияләр бу дәүләтләрдән килүче очкычларга юлны япкан. Галимнәр фикеренчә, әлеге вирустан интегүчеләрнең, нигездә, 90 процентының гомере өзелә. Авыру куллар аша тарала. Авыруның бик...
    569
    0
    0
  • 20 август 2014 - 06:15
    УЗИ аппараты кайтарылачак
    Шушы көннәрдә 4нче шифаханәгә цифрлы төсле УЗИ аппараты кайтарылачак. Бу максатка республика бюджетыннан 1 млн 650 мең сум акча бүлеп бирелде. Яңа җиһаз ярдәмендә йөрәк, кан тамырлары, бөер, сидек куыгы һәм башка органнарның эшчәнлеген тикшереп, төгәл диагноз куярга мөмкин.
    682
    0
    0
  • 20 август 2014 - 06:06
    Яңа ысул белән
    28 августта "Челныводоканал" акционерлык җәмгыятендә агымсуларны ультрафиолет ысул белән чистарта башлыйлар. Яңа җиһаз тәүлегенә 280 мең куб. метр суны зарарсызландыра алачак.
    1260
    0
    0
  • 20 август 2014 - 05:37
    Юлларыңа рәхмәт яугыры!
    Бу ачык йөзле, сөйкемле егетне 109нчы маршрутта йөрүче пассажирларның күбесе танып-белә. Яше-карты бертавыштан: "Иң игътибарлы машина йөртүче", - ди аның турында. Өлкәнрәкләр: "Кеше хәленә, бигрәк тә картлар, инвалидлар хәленә керә торган бик мәрхәмәтле егет", - дип тә өстәп куялар. Язмабыз әлеге маршрутта 2007 елдан бирле эшләүче Роман Офсеев хакында. Озак...
    1676
    0
    0
  • 20 август 2014 - 05:33
    Шифаханәдә – китапханә
    Кама балалар медицина үзәгенең физиотерапия бүлегендә китапханә ачылды. Аның белән 20 ел "КАМАЗ" китапханәсендә директор булып эшләгән Наталья Самохвалова җитәкчелек итә. Физиотерапия бүлегендә барлык авырулар дәвалау процедуралары үтә. Массаж яисә укол ясатып кайтканда китап алырга була. Китапханәнең фонды бай, биредә 1000 китап бар. Балалар һәм яшүсмерләр өчен әдәби басмалар күп....
    2117
    0
    0
  • 20 август 2014 - 05:26
    Чаллыны яман шеш “камый”!
    Яман шеш авырулары турында сөйләргә яратмасак та, әлеге афәт тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә. Ни кызганыч, ракны диагностикалау, дәвалау чаралары елның-елында яңартыла, заманча технологияләр белән җиһазландырылып тора дип зур трибуналардан мактануга карамастан, онкология белән бәйле авырулар саны һич кенә дә кимүгә бармый. Узган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә "Республика клиник онкология диспансеры"...
    401
    0
    0
  • 20 август 2014 - 05:22
    Азатлык мәйданында – дөнья парклары
    Гадәттәгечә, 30-31 август көннәрендә Яр Чаллының Азатлык мәйданы ачык һавадагы "күргәзмәләр залына" әвереләчәк. Быел "Акварель-2014" чәчәкләр фестиваленең төп темасы - "Дөньяның парклары һәм бакчалары", ә символы - роза гөле. Бәйгедә дөньяның теге яки бу иле билгеле паркларын, бакчаларын кабатлаган күләмле композицияләр, шулай ук аерым стильдәге ландшафтлы композицияләр катнаша. Фестиваль тәмамланганнан...
    2319
    0
    0
  • 20 август 2014 - 05:07
    Cпорт мәйданчыкларын төзү дәвам итә.
    11 мәйданчыкның дүртесе файдалануга тапшырылды инде. Өчесе төзүчеләр көнендә ГЭС бистәсендә, дүртенчесе "Боровецк" бульварында ачылды. Әлеге спорт мәйданчыклары республиканың Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгының махсус программасы буенча төзелә. Моның өчен Татарстан бюджетыннан 340 млн 500 мең сум акча бүлеп бирелә. Шуның 26 млн 260 меңе Чаллыга тәгаенләнгән. Автокаладагы спорт мәйданчыклары...
    1706
    0
    0
Реклама