Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 7 октябрь 2014 яңалыклары

    • 7 октябрь 2014 - 12:02
      Безнекеләр булдыра
      Тольяттида узган фудокан каратэ-до буенча Россия кубогында Россиянең - 30, Израиль, Германия һәм Төрекмәнстан командалары катнашты. Әлеге мәртәбәле ярышта Чаллы спортчылары Булат Имамов, Глеб Юлмәтов, Нурислам Җиһаншин, Дамир Габдрахманов, Раван Насибов Татарстан командасын алтын медаль белән тулыландырдылар.
    • 7 октябрь 2014 - 11:57
      Дөнья чемпионы булды
      Чаллы шахматчысы Станислав Михеев терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган спортчылар арасында дөнья чемпионы булды. Хорватиядә узган ярышларда ул иң күп очко җыеп, 2016 елда Бакуда үтә торган бөтендөнья шахмат олимпиадасына кандидат дәрәҗәсенә иреште.
    • 7 октябрь 2014 - 11:54
      Клиник-диагностик акцияләр
      13 октябрьдә Халыкара тромбоз көне үтә. Бу көнне илебез шәһәрләрендә клиник-диагностик акцияләр узачак. Алар кан тамырларында тромблар барлыкка килүгә бирешүчәнлекне ачыклауга һәм тромбопрофилактикага юнәлгән. Теләгән кеше махсус кабул итү пунктларына килеп, канның оешучанлыгына анализ бирә ала.
    • 7 октябрь 2014 - 11:54
      Юридик ярдәм күрсәтелә
      9 октябрьдә 8-14 сәгатьләрдә ГЭС бистәсенең 4/2/1 йортына урнашкан күпфункцияле үзәктә өлкән яшьтәге шәһәрдәшләр өчен бушлай юридик ярдәм күрсәтелә.
    • 7 октябрь 2014 - 11:05
      Халык участковыен сайлыйбыз
      Татарстанда "халык участковые-2014" бөтенроссия бәйгесенең республика этабы башланды. Республика Эчке эшләр министрлыгы сайтында әлеге бәйгедә катнашучы хезмәткәрләрнең исеме, тавыш бирү формасы бар. Һәр кеше үзе теләгән участок полициясе өчен тавыш бирә ала. Чаллыдан бу бәйгедә 3580 кешелек 10нчы административ участокка хезмәт күрсәтүче полиция майоры Халит Корбанаев катнаша. Тавыш бирү нәтиҗәләре...
    • 7 октябрь 2014 - 11:05
      Тукталышта ярамый
      Россиядә җир асты һәм җир өсте җәяүлеләр кичүләрендә, шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларында тәмәке тартуны тыярга мөмкиннәр. Курск өлкә думасы Федераль Җыенның түбән палатасына тикшерүгә шуңа кагылышлы закон проекты керткән, дип хәбәр итә "Российская газета". Моннан тыш, полицейскийларга "җинаять булган урында" ук балигъ булмаганнарга тәмәке продукциясен саткан өчен административ хокук...
    • 7 октябрь 2014 - 08:29
      Эшли дә, ял да итә беләләр
      Илдә демократия башлангач, Россия һәм Татарстанда гына түгел, Чаллыда да төрле оешмалар барлыкка килде. Бихисап күп банклар, иминият компанияләре ачылды. Башта алар яхшы гына эшләп китте. Ләкин еллар узгач, финанс сынауларын уза алмаганнары эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булды. Эшләрен системалы итеп оештырган, коллективына тәҗрибәле белгечләр туплаганнары исә бүген дә алдынгылар сафында....
    • 7 октябрь 2014 - 08:22
      Шагыйрә эзләреннән
      Егерменче гасыр рус әдәбиятында лаеклы үз урыны булган Марина Цветаеваны белмәгән, аның шигырьләрен укымаган кеше сирәктер. Алабугада туып иҗат иткән танылган рәссам И.Шишкин гомеренең бер чорында шушы шәһәрдә яшәгән. Алабугалылар рус армиясендәге беренче хатын-кыз офицер, язучы Надежда Дурова истәлекләре белән бергә, 1941 елның августында Алабугага килеп, берничә көннән бакыйлыкка күчкән...
    • 7 октябрь 2014 - 08:21
      Яңа сезонда – яңа спектакльләр
      3 октябрьдә Чаллы татар дәүләт драма театры 25нче юбилей сезонын ачты. Бу көнне тамашачылар хозурына мәшһүр татар язучысы Аяз Гыйләҗевның "Өч аршын җир" спектакле тәкъдим ителде. Аны театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Фаил Ибраһимов сәхнәләштерде. Спектакльдә артистлар уены Рөстәм Яхин музыкасына тәңгәл...
    Реклама