Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукталышта ярамый

Россиядә җир асты һәм җир өсте җәяүлеләр кичүләрендә, шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларында тәмәке тартуны тыярга мөмкиннәр. Курск өлкә думасы Федераль Җыенның түбән палатасына тикшерүгә шуңа кагылышлы закон проекты керткән, дип хәбәр итә "Российская газета". Моннан тыш, полицейскийларга "җинаять булган урында" ук балигъ булмаганнарга тәмәке продукциясен саткан өчен административ хокук...

Россиядә җир асты һәм җир өсте җәяүлеләр кичүләрендә, шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларында тәмәке тартуны тыярга мөмкиннәр. Курск өлкә думасы Федераль Җыенның түбән палатасына тикшерүгә шуңа кагылышлы закон проекты керткән, дип хәбәр итә "Российская газета".

Моннан тыш, полицейскийларга "җинаять булган урында" ук балигъ булмаганнарга тәмәке продукциясен саткан өчен административ хокук бозу турындагы беркетмә төзү вәкаләтләрен бирү тәкъдим ителә.

Искәртеп узабыз: Россиядә тәмәкегә каршы закон берничә этапта үз көченә керде. Хәзерге вакытта илдә җәмәгать урыннарында, балалар мәйданчыкларында, белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә, транспортта, кафе, рестораннарда һәм башка бик күп урыннарда төтен суыру тыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X