Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа сезонда – яңа спектакльләр

3 октябрьдә Чаллы татар дәүләт драма театры 25нче юбилей сезонын ачты. Бу көнне тамашачылар хозурына мәшһүр татар язучысы Аяз Гыйләҗевның "Өч аршын җир" спектакле тәкъдим ителде. Аны театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Фаил Ибраһимов сәхнәләштерде. Спектакльдә артистлар уены Рөстәм Яхин музыкасына тәңгәл...

3 октябрьдә Чаллы татар дәүләт драма театры 25нче юбилей сезонын ачты.

Бу көнне тамашачылар хозурына мәшһүр татар язучысы Аяз Гыйләҗевның "Өч аршын җир" спектакле тәкъдим ителде. Аны театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Фаил Ибраһимов сәхнәләштерде. Спектакльдә артистлар уены Рөстәм Яхин музыкасына тәңгәл килә. Төп рольләрне - Татарстанның атказанган артисты Рафик Каюмов белән Рәсим Хәмзин - Мирвәлине, ә Лилия Минһаҗева Шәмсегаянны уйный. Спектакльдә катнашкан һәр артист үзенә бирелгән рольне тамашачының күңелендә урын алырлык итеп башкара.

Театр бу юлы да үзенең традицияләренә тугры калды. Узган ел нәтиҗәләре буенча, иң оста артистларга бүләкләр тапшырылды. Рафик Каюмов - "Иң яхшы ир-ат роле", драма артисты Лилия Минһаҗева - "Иң яхшы хатын-кыз роле", Татарстанның атказанган артисты Гөлфия Фәйзерахманова - "Икенче пландагы хатын-кыз роле", яшь артист Рәсим Хәмзин "Ел дебьюты" номинацияләрендә җиңүче дип табылды. Алар театр директоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фәйзерахманов кулыннан дипломнар һәм акчалата бүләкләр алдылар.

Яңа сезонны артистлар да, тамашачылар да көтеп ала. Ул да премьераларга бай булыр кебек. Мәгълүм булганча, коллектив Татарстан Республикасының театр әһелләре берлеге уздырган бәйгедә җиңеп, 400 мең сумлык грант отты. Бу акчага күренекле итальян драматургы Карло Гольдониның "Ике хуҗаның хезмәтчесе" комедиясе куела. Премьера 25 декабрьгә билгеләнгән. Рашат Фәйзерахманов әйтүенчә, ноябрь башында Г.Камал театры артисты, драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев килә һәм репетицияләр башланачак. "Ике хуҗаның хезмәтчесе"нең рәссамы шулай ук Камал театрыннан Булат Ибраһимов. Моннан тыш, театр тагын бер мәртәбә милли классикага мөрәҗәгать итәргә җыена. Труппа Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә" пьесасын сәхнәләштерергә планлаштыра.

Артистлар Россиядәге милләттәшләребезне дә иҗатлары белән таныштырачаклар. Коллектив 1 ноябрьдә - Баулы, Туймазы, Оренбург шәһәрләренә, апрельдә Казанга гастрольгә бара.

Кыскасы, Мәдәният елында театрда иҗат уты сүнмәячәк! Артистларыбызга уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев