19 ноябрь 2014 яңалыклары
-
19 ноябрь 2014 - 10:26Чыршыларны кайдан алыргаШәһәр башкарма комитетында чыршылар сату урыннарын билгеләделәр. Быел урман гүзәлләрен 56 урыннан алырга мөмкин булачак. Чыршылар 20 декабрьдән соң үзәкләр, эре кибетләр янында һәм базарларда сатылачак.
-
19 ноябрь 2014 - 09:23Яңа законКүзләре начар күргән кешеләргә юридик һәм финанс операцияләр башкарганда факсимиль куллануны рөхсәт итә торган федераль закон гамәлгә керде. Чаллыда яшәүче 1500гә якын начар күрүче инвалид әлеге канунны күптән көтте. Факсимильне шәһәр типографиясендә ясатырга була. Бәясе имзаның күләменә бәйле.
-
19 ноябрь 2014 - 09:13Төрекмән “КАМАЗ”ларны ошатаТөрекмәнстан Президенты Гурбануглы Бердымөхәмәдов "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендә җитештерелгән 1492 машина сатып алу турындагы документка кул куйды. Аның нигезендә әлеге дәүләт автогиганттан 125 млн долларга техника алачак.
-
19 ноябрь 2014 - 09:10Сорауларыгыз булса...1 декабрьдә "Бердәм Россия"нең җирле бүлекчәсендә Татарстан дәүләт һәм шәһәр советы депутатлары 9-17 сәгатьләрдә халыкны кабул итә. Бу көнне сайлаучыларның сорауларына социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре, нотариус һәм адвокатлар җавап бирәчәк. Депутатларга гозерләре булган кешеләр 37-45-69 телефоны буенча алдан язылырга тиешләр.
-
19 ноябрь 2014 - 08:33Чаллыда халыкның яшәү дәрәҗәсе югарыРоссия хөкүмәте каршындагы финанс университеты үткәргән тикшерүләр нәтиҗәсендә, Чаллы халыкның яшәү дәрәҗәсе югары булган шәһәрләр исемлегендә 14нче урынга чыкты. Калабыз торак фонды торышы буенча призлы урын яулады. Юл хуҗалыгы торышы да канәгатьләнерлек. Аның буенча Чаллы Россиядә 4нче урында.
-
19 ноябрь 2014 - 08:31Лицейның туган көнендәБыел 18нче лицей ачылуга 40 ел тулды. Шул уңайдан Сара Садыйкова исемендәге концерт залында белем йортының юбилей тантанасы булды. Бәйрәм башлануга сәхнәгә мактауга лаек шәхесләр - укытучылар, китапханәчеләр, мәктәп директоры Наил Гайнуллин күтәрелде. Аларга мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов мактау грамоталары тапшырды. Бәйрәмнең сценарие бик кызыклы...
-
19 ноябрь 2014 - 08:03Нәтиҗә ясарга вакытШәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев киңәшмәдә "Таттелеком"ның Чаллы элемтә узелы җитәкчесе итеп билгеләнгән Рафаэль Галиев белән таныштырып үтте. Россия Саклык банкының Чаллы бүлегендә дә яңа җитәкче, ул - Константин Подвальный. Эчке эшләр идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Алексей Соколов үткән атнадагы хәлләр белән таныштырды. Бу вакыт эчендә 46 җинаять теркәлгән....
-
19 ноябрь 2014 - 08:01Хезмәттәшлек ныгый17 ноябрь - Халыкара студентлар көне иде. Бу көн Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты коллективы өчен аеруча истәлекле булды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев студентлар һәм укытучылар белән очрашты. Наил Мәһдиев башта институт белән танышты: спорт залын, бинаны, спорт комплексын карады, аннары студентларның "Илһам" хоры чыгышын тыңлады. Егет-кызлар...
-
19 ноябрь 2014 - 07:59Иң зур балалар бакчасы – Чаллыда2014 ел шәһәр мәгарифенең мәктәпкәчә белем бирү һәм тәрбия тармагы өчен иң бәрәкәтле ел булды: ак калабызда сигез балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. "Батыр" дип аталган 111нче санлысы - республиканың иң зур балалар бакчасы - үткән шимбәдә ишекләрен ачты. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, шәһәр башкарма...