Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 4 февраль 2015 яңалыклары

    • 4 февраль 2015 - 13:24
      “Яр буе” паркы төзекләндерелә
      Шәһәр хакимиятендә шул исемдәге яңа проект буенча киңәшмә булды. Аны икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм идарәсе башлыгы урынбасары Радмир Беляев алып барды. Яңа проект сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә эшләнгән. Киңәшмәдә катнашучыларга аны сәүдә-сәнәгать палатасының "Проф-Интех" укыту үзәге директоры урынбасары Татьяна Рахманкулова тәкъдим итте. Проектның өстенлекле юнәлеше - "Яр буе" паркын...
    • 4 февраль 2015 - 12:49
      Имтиханнар сайланды
      Унберенчеләр 1 февральгә кадәр нинди фәннәрдән имтихан тапшырачаклары турында анык карар кабул итәргә тиеш иделәр. Аларның 1700гә якыны математикадан профиль дәрәҗәсендә имтихан бирергә булган. 600гә якыны физиканы сайлаган. Чит телдән һәм җәмгыять белеменнән сынау бирергә теләүчеләр саны да арткан. Бердәм дәүләт имтиханнары 25 майда башлана. Укучылар беренче итеп география һәм...
    • 4 февраль 2015 - 12:07
      Гариза бирергә соңармагыз!
      1 февральдән Татарстанның барлык мәктәпләрендә 1нче сыйныфка кабул итү турында гаризалар алу башлады. Мәктәпкә беркетелгән җирлекләрдә яшәүчеләрдән гаризалар кабул итү 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ә урын калган очракта, 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр мәктәпләр башка микрорайоннарда яшәүче балаларны кабул итә алалар. Әлеге вакытлар РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 32нче...
    • 4 февраль 2015 - 12:05
      Яшьлегем төсе – Чаллы
      Ул бөек төзелешләр чорының шигъри алиһәсе, аның ялкынлы әсәрләре КАМАЗ заводларына нигез салучыларны да, Түбән Кама ГЭСын төзүчеләрне дә рухландырды. Безгә бүген үзе төзегән шәһәрен, гомеренең иң матур чоры, яшьлеге төсенә тиңләп шигъри юллар белән Сәлимә Шәрипова дәшә: Татлы уйлар уйлап кына Таңнардан да уяу чагы, Каршылыйм әле таңны. Яшьлегем...
    • 4 февраль 2015 - 11:32
      Үзебезнеке тәмлерәк тә, файдалырак та
      "Экспо-Кама" күргәзмә үзәгендә җирле җитештерүчеләр халыкка үз товарларын тәкъдим итте. "Просто молоко" компаниясенең Чаллыдагы филиалы да берсеннән-берсе тәмле ризыклар белән сөендерде. Сөт эшләнмәләренең иң таләпчән сатып алучыны да җәлеп итәрлек зәвык белән эшләнгән пакетларда сатылуы да уңай бәяләнде. Гомумән, 70 еллык тарихы булган шәһәр сөт комбинаты яңа 2015 елга ышанычлы...
    • 4 февраль 2015 - 11:22
      Шагыйрь иҗаты онытылмый
      Шамил Шәйдуллин исеме әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Ул эчке эшләр идарәсендә эшләп, иҗатка гашыйк булган бердәнбер язучы. Шамил абый детективлар да, лирик әсәрләр дә язды. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә узган очрашуларда актив катнашып, фикерле чыгышлар ясады, аларны үзенең тирән эчтәлекле шигырьләре белән бизәде. Кызганычка каршы, үзенең дистәгә якын кулъязмасын калдырып, вакытсыз арабыздан...
    • 4 февраль 2015 - 11:09
      Камазда яңа урынбасар
      "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин боерыгы белән Андрей Максимов генераль директор урынбасары-финанс директоры итеп билгеләнде. Ул элек автогигантның баш хисапчысы булып эшләгән. Аңа 49 яшь. КАМАЗда 1988 елдан бирле эшли. Автогиганттагы эшчәнлеген кою заводы бухгалтериясендә ревизорлар төркемендә башлап җибәргән. 1990 ел ахырында "ЕлАЗ-Моторос корпорациясе" уртак предприятиесендә финанс директоры...
    • 4 февраль 2015 - 10:45
      Әдипнең яңа китабы
      Яңа шәһәрнең 14нче бистәсендә урнашкан "Туган якны өйрәнү" китапханәсендә Айдар Хәлимнең балалар өчен язган "Тал баласы Талхаветдин" дигән китабы тәкъдим ителде. Бу милли рухта язылган басмада язучы гыйбрәтле хикәяләр аша бала күңеленә халкыбызның гореф-гадәтләрен, чал гасырлар түреннән килгән мирасын җиткерә. "Кискән саен үсә торган тал-металл" хикәясендә татар халкын тал агачы...
    • 4 февраль 2015 - 08:42
      Белем алу кыйммәтләнә
      Узган елның җәендә автомәктәпләргә карата таләпләр кырысланганнан соң, биредә белем алу бәяләре дә күзгә күренеп арткан. Сентябрьдән автомәктәптә уку өчен 45 мең сум акча түләргә туры киләчәк. Яңа кагыйдәләр буенча, хәзер автомәктәпләрдә тренажер, автодром булырга тиеш. Ә белем бирүче хезмәткәрләрнең штатта булуы шарт. Шул сәбәпле, Татарстандагы 300 мәктәпнең 124е генә...
    Реклама