Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гариза бирергә соңармагыз!

1 февральдән Татарстанның барлык мәктәпләрендә 1нче сыйныфка кабул итү турында гаризалар алу башлады. Мәктәпкә беркетелгән җирлекләрдә яшәүчеләрдән гаризалар кабул итү 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ә урын калган очракта, 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр мәктәпләр башка микрорайоннарда яшәүче балаларны кабул итә алалар. Әлеге вакытлар РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 32нче...

1 февральдән Татарстанның барлык мәктәпләрендә 1нче сыйныфка кабул итү турында гаризалар алу башлады. Мәктәпкә беркетелгән җирлекләрдә яшәүчеләрдән гаризалар кабул итү 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ә урын калган очракта, 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр мәктәпләр башка микрорайоннарда яшәүче балаларны кабул итә алалар. Әлеге вакытлар РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 32нче санлы боерыгы (22.01.2014) нигезендә расланган. 1нче сыйныфка баланы 6,5 яшьтән бирергә мөмкин, ләкин ул 8 яшьтән зуррак булырга тиеш түгел. Мәктәп сайлау - ата-ана өчен гаять җаваплы эш. Шуңа күрә карар кабул иткәнче, ныклап уйларга кирәк. Шулай да, гариза бирүне озакка сузарга ярамый. Нормативларга бәйле рәвештә, мәгариф учреждениесендә урыннар беткән очракта, гаризаны кем алдан язган, шуңа өстенлек бирелә. Чаллыда әти-әниләрнең зур күпчелеге мәктәпне инде сентябрь аенда ук сайлады: 1нче сыйныфка барасы сабыйлары хәзер әзерлек дәресләрендә шөгыльләнә. "Яңа уку елында 1нче сыйныфка 100 бала кабул итәчәкбез. 75 бала әзерлек курсларына йөри", - ди 28нче мәктәп директоры Илдар Әхмәтҗанов. 1нче сыйныфка киләсе балаларны гади мәктәпләрдә тест, әңгәмә, имтихан формасында сынау тыела. Күп кенә мәктәпләрдә әзерлеген тикшереп карау өчен бала белән психолог, педагоглар аралашып карый ала. Ләкин аның нәтиҗәсе, закон нигезендә, баланы мәктәпкә алу-алмауны хәл итәргә тиеш түгел. 1нче сыйныфка баручыларга кагылышлы тагын бер яңалык бар. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы балалар өчен медицина тикшеренүе үтүне кире кагарга җыена. Әлеге яңалык быелның 1 сентябреннән үк гамәлгә керергә мөмкин. Министрлыкта "Россия гражданнары сәламәтлеген саклау турында"гы һәм "Россиянең мәгариф турында"гы федераль кануннарына кертеләчәк үзгәрешләр әзерләнгән инде. Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре фикеренчә, әлеге тикшеренү узу бетерелсә, табибларның эш белән йөкләнеше кимү генә түгел, балалар һәм әти-әниләрнең дә буш вакыты күбрәк калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев