Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 26 февраль 2015 яңалыклары

    • 26 февраль 2015 - 11:46
      Чаллы тикшерүчесе скиатлон буенча дөнья чемпионатында алтын яулады
      Татарстан спортчылары республика данын халыкара турнирларда танытуны дәвам итә. Россия чаңгычысы Максим Вылегжанин скиатлон буенча дөнья чемпионы исемен яулады. Әлегә кадәр ул беренче һәм өченче урыннарны алган иде. Максим үзенең көндәшен, Швеция спортчысы Колоньены, 0,4 секунд аралыгы белән отты. Канада спортчысы Харвей финишка өченче булып килде. Искәртеп үтәбез, Максим Вылежагин...
      171
      0
      0
    • 26 февраль 2015 - 10:00
      Комачаулыйлар, имеш
      Интернет.ру сайты яңа хәбәр таратты: Татарстанның күзәтчелек органнары 2015 елда кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләрен "тынычлыкта" калдырырга карар кылганнар. Үзем Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәтендә эшләп чыккан кеше буларак, моның белән һич тә килешмим. Ел дәвамында, күп дигәндә, ике тапкыр килеп янгын куркынычсызлыгы торышын тикшереп китү эшмәкәрлеккә шул кадәр комачаулык итәме?...
      346
      0
      0
    • 26 февраль 2015 - 08:52
      Мөслим районы якташлары очраша
      27 нче февральдә "Энергетик" мәдәният сараенда Мөслим районы якташлары очраша.Керү ирекле
      414
      0
      0
    • 26 февраль 2015 - 07:51
      Җир язмышы безнең кулда
      Мәктәптә эшләгән елларымда һәр көнне дәрестән соң чүп савытында кимендә 2-3 сынган-ватылган ручка кала иде. Шуны 50-60 сыйныфка тапкырлап карагыз әле! Аннан соң мәктәпләр санына! Тагын тугыз айга! Мәңге череми торган бу каләмнәр барысы да чүплекләргә озатыла һәм шунда табигатебезгә зур зыян китереп, озак ятачак әле. Көн саен тротуар читләрендә,...
      343
      0
      0
    • 26 февраль 2015 - 07:40
      Киндер кием дә, ризык та булды
      Киндер кулланып наркоман булып киткән яшьләр турында ишеткәндә һәрчак үзебезне ачлыктан, ялангачлыктан коткарып калган киндер турында уйлыйм мин.Әлки районы Түбән Әлкидә яшәдек без. Безнең дә киндер җиребез бар иде. Киндер биек, ямь-яшел булып, урман кебек үсә иде. Аның арасында качышлы уйнаганнарыбыз да исемдә. Киндер җиренең эше бик авыр һәм катлаулы...
      343
      0
      0
    • 26 февраль 2015 - 07:25
      Тәкъдимем бар
      "Шәһри Чаллы" газетасының 18 февраль санында басылган "Җыеннар нәтиҗәле булсын" дигән язмада трамвай юллары челтәрен алга таба да үстерү турында телгә алынган. Бу уңайдан минем дә тәкъдимем бар. Трамвай юлын "Экспро" тукталышыннан 1нче юл буйлап дәвам итеп, "Мәләкәс аръягы" микрорайоны аша ГЭС һәм Сидоровка бистәләре белән тоташтыру шәһәр халкына бик...
      406
      0
      0
    • 26 февраль 2015 - 06:49
      Алар халык күңелендә яши
      Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәдә Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, шагыйрь Хәниф Хөснуллин һәм балалар шагыйре Мәхмүт Газизовларны искә алу кичәсе узды. Аны китапханәче, Әдәбият тарихы музее җитәкчесе Роза Хәмидуллина алып барды. Чарада 10, 12, 20нче мәктәп балалары, укытучылар, язучылар, Мәхмүт Газизовның якыннары катнашты. Мәхмүт Минәхмәт улы Газизов 1940 елның 8...
      322
      0
      0
    • 26 февраль 2015 - 06:32
      Бәхет ул куаныч-шатлыкка елыша
      Күп кенә психологларның киңәшләрендә "бүген һәм шушы мизгелдә" дигән принципка зур урын бирелә. Шушы мизгелдәге бәхеткә ихлас куана белүчеләр озаграк яши, авыруларга бирешми, дигән фикердә әлеге белгечләр. Ә бит, чынлап та, "бүген һәм шушы мизгелдәге" халәтебез әлеге мизгелнең хозурлыгын, куанычын ихластан, бөтен йөрәгең белән кичерү бәхетен бүләк итә. Гомумән, нәрсә...
      520
      0
      0
    • 26 февраль 2015 - 05:30
      Үзоборона клубы инструкторы бушлай мастер-класс үткәрә
      Чаллы үзоборона клубы инструкторы Никита Кабальнов яшүсмерләр өчен үз-үзләрен якларга өйрәтүче бушлай мастер-класс үткәрә. 28 февраль 17 сәгатьтә ДОСААФ автомәктәбе бинасында үткәрелүче дәрескә 10-16 яшьлек мәктәп укучылары чакырыла.
      399
      0
      0
    • 26 февраль 2015 - 05:23
      Бөек Җиңүгә 70 тулуга багышланган сайт эшли башлады
      Россиядә Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган рәсми сайт һәм "Җиңүгә Дан!" ("Ура Победе!") Бөтенроссия акциясенең мобиль кушымтасы эшли башлады. Әлеге сайтка кереп, Бөек Ватан сугышы чорына кагылышлы фото һәм видеоархив белән танышырга була. Анда сугыш темасына җыр һәм фильмнар да урнаштырылган. 9 май - Бөек Җиңү көнендә илнең төрле...
      465
      0
      0
    Реклама