Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәбият

Алар халык күңелендә яши

Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәдә Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, шагыйрь Хәниф Хөснуллин һәм балалар шагыйре Мәхмүт Газизовларны искә алу кичәсе узды. Аны китапханәче, Әдәбият тарихы музее җитәкчесе Роза Хәмидуллина алып барды. Чарада 10, 12, 20нче мәктәп балалары, укытучылар, язучылар, Мәхмүт Газизовның якыннары катнашты. Мәхмүт Минәхмәт улы Газизов 1940 елның 8...

Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәдә Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, шагыйрь Хәниф Хөснуллин һәм балалар шагыйре Мәхмүт Газизовларны искә алу кичәсе узды. Аны китапханәче, Әдәбият тарихы музее җитәкчесе Роза Хәмидуллина алып барды. Чарада 10, 12, 20нче мәктәп балалары, укытучылар, язучылар, Мәхмүт Газизовның якыннары катнашты.

Мәхмүт Минәхмәт улы Газизов 1940 елның 8 февралендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Туктар Урдалысы авылында дөньяга килә. 1958 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлагач, Казанга килеп, педагогия институтының тарих-филология факультетында белем ала. Хезмәт юлын Лениногорск районы Федотовка авылында башлап җибәрә.

Чаллыга КамАЗ төзелеше, әдәби тормыш кайнап торган чакта килә. Үзе дә каладагы әдәби тормышның үзәгендә кайнап яши. Шагыйрь буларак эзләнә, үсә, җитлегә. Шигърият аның гомерлек юлдашына әйләнә.

Мәхмүт Газизовны 1978 елда Татарстан язучылар берлегенә кабул итәләр. Иҗаты белән танылу тапкан әдип мәктәпләрдә, балалар бакчаларында көтеп алынган кунак була. Ни кызганыч, 2013 елның 14 сентябрендә, озакка сузылган каты авырудан соң, шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый.

Хәниф Хөснуллин исә Чаллы каласында әдәби түгәрәккә нигез салган кешеләрнең берсе. Ул 1935 елның 7 февралендә хәзерге Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында укый. Шул елларда республика газеталарында аның исеме күренә башлый. Чаллы районына эшкә билгеләнгән яшь шагыйрьгә Татарстан язучылар берлегенең ул чактагы җитәкчеләре Чаллы төбәгендә әдәби тормышны җанландыру һәм әдәби түгәрәк оештыру өчен махсус юллама бирәләр.

Дәвамын "Шәһри Чаллы" газетасының 27нче февраль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев