Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Комачаулыйлар, имеш

Интернет.ру сайты яңа хәбәр таратты: Татарстанның күзәтчелек органнары 2015 елда кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләрен "тынычлыкта" калдырырга карар кылганнар. Үзем Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәтендә эшләп чыккан кеше буларак, моның белән һич тә килешмим. Ел дәвамында, күп дигәндә, ике тапкыр килеп янгын куркынычсызлыгы торышын тикшереп китү эшмәкәрлеккә шул кадәр комачаулык итәме?...

Интернет.ру сайты яңа хәбәр таратты: Татарстанның күзәтчелек органнары 2015 елда кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләрен "тынычлыкта" калдырырга карар кылганнар. Үзем Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәтендә эшләп чыккан кеше буларак, моның белән һич тә килешмим.

Ел дәвамында, күп дигәндә, ике тапкыр килеп янгын куркынычсызлыгы торышын тикшереп китү эшмәкәрлеккә шул кадәр комачаулык итәме? Күзәтүчәнлек эшчәнлеге бүлеге (Дәүләт янгын күзәтчелеге хәзер шулай атала) инспекторы килде дип кенә оешманың эш процессы бозылмый лабаса. Киресенчә, технологик процессларны үз күзе белән күргән, нинди материаллар кулланылганын ачыклаган инспектор кайсы сәбәпләрнең янгын чыгуга китерергә мөмкинлеген фаразлый ала. Эшмәкәрләргә моны белеп тору зыян итәме? Аннан болай предприятиедә эшләүче хезмәткәрләр дә үзләренең эш урынында йөргән инспектор белән очрашып, янгынга каршы режимны төгәл үтәү мәсьәләләренә икенче төрлерәк карый башлыйлар. Чөнки инспектор объектны тикшерү барышында эш урынындагылар белән кыска гына әңгәмәләр дә үткәреп ала.

Сер түгел, илдә янгыннар саны кимеми, ә бәлки аларның санын статистикада бер төрлерәк дәрәҗәдә тоту максатында, чыккан янгыннарны исәпкә алу тәртибен генә үзгәртеп торалар. Янгыннарда вафат булучылар саны белән дә шул ук хәл. Исәпкә алу тәртибе без хезмәт иткәндәгечә түгел инде хәзер. Мин бу мәсьәләдә тирәнгә кермим, әмма соңгы еллардагы оешмаларны тикшерү тәртибенең үзгәрүе бик үк дөрес гамәл түгел дип исәплим.

Узган гасырның 80нче елларында без бөтен Чаллы шәһәренә нибары 6 инспектор идек. Аз булсак та, бездән һәр объектны елына кимендә ике тапкыр тикшерү таләп ителде. Алты кече инспектор исә торак фонд һәм кечкенә оешмалар белән генә эш иттеләр. Әле ял көннәрендә даими рәвештә шәхси секторны, гараж-төзелеш кооперативларын, бакчачылык ширкәтләрен, балконнарны тикшерү буенча рейдлар да үткәрә идек. Хәзер мондый рейдлар үткәрелми инде, шәхси милек кагылгысызга әйләнде.

Эшмәкәрләрнең дә эшләрен җиңеләйтәбез дигән сылтау белән, янгын куркынычсызлыгы проблемаларына карата таләпчәнлекне киметүнең бик үк дөрес гамәл булмавына гына игътибарны юнәлтәсе килгән иде. Югыйсә, бизнесының киләчәгенә битараф булмаган эшмәкәр, беренче чиратта, үз предприятиесендәге янгын куркынычсызлыгы торышына үзе борчылырга, инспекторны үзе үк чакырырга тиеш. Бүген гөрләп эшләп торган предприятиедән иртәгә янган кисәүләр генә утырып калырга мөмкин бит. Ә фаҗига аркасында эшчеләрнең гомере өзелсә? Кануннар бу мәсьәләдә каты хәзер, предприятиеләрендәге кеше үлеме белән бәйле очраклар өчен хуҗалар җавап бирә.

Комачаулык итү дигәннән, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, шифаханәләр, мәдәният йортлары, китапханәләр даими рәвештә тикшерелеп тора. Шулай булса да, аларның җитәкчеләре тикшерүләр безгә комачаулык итә дип зарланмыйлар, тикшерүләрдән аралагыз дип, ил башлыгына да мөрәҗәгать итмиләр.

Янгын афәте - ул кеше тормышын тирәләп кенә йөри торган фактор. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә битараф булганнарны бик тиз акылга да утырта. Шуңа күрә соңгы елларда тикшерүләрне киметү тенденциясе бернинди кысаларга да сыймый.

Җәүдәт ХАРИСОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев