Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәкъдимем бар

"Шәһри Чаллы" газетасының 18 февраль санында басылган "Җыеннар нәтиҗәле булсын" дигән язмада трамвай юллары челтәрен алга таба да үстерү турында телгә алынган. Бу уңайдан минем дә тәкъдимем бар. Трамвай юлын "Экспро" тукталышыннан 1нче юл буйлап дәвам итеп, "Мәләкәс аръягы" микрорайоны аша ГЭС һәм Сидоровка бистәләре белән тоташтыру шәһәр халкына бик...

"Шәһри Чаллы" газетасының 18 февраль санында басылган "Җыеннар нәтиҗәле булсын" дигән язмада трамвай юллары челтәрен алга таба да үстерү турында телгә алынган. Бу уңайдан минем дә тәкъдимем бар. Трамвай юлын "Экспро" тукталышыннан 1нче юл буйлап дәвам итеп, "Мәләкәс аръягы" микрорайоны аша ГЭС һәм Сидоровка бистәләре белән тоташтыру шәһәр халкына бик зур уңайлыклар тудырыр иде. Озакламый "Мәләкәс аръягы"нда яшәүчеләр саны 30 меңгә җитәчәк бит. ГЭС һәм Сидоровка бистәләренең аскы як өлешендәге йортларда яшәүчеләр дә моңа бик шат булырлар иде.Аннан соң БСИ биләмәсендәге предприятиеләргә, 1нче юл буйлап урнашкан сәүдә нокталарына, оешмаларга бару-кайту да уңайланыр иде. Минемчә, әлеге трамвай линиясен сузу әлләни мәшәкатьле булмаячак, зур чыгымнар да таләп ителмәстер кебек.

Җәүдәт ХАРИСОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев