Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 27 март 2015 яңалыклары

    • 27 март 2015 - 13:41
      Көтәрсеңме? (1 бүлек)
      Мәрҗәннең йөрәге урынында түгел бүген… Иртә таңнан әле бер яулыгын, әле икенчесен алыштырып бәйләде, күлмәкләренең берсен киде, берсен салды. Күлмәк-күнчекләрен алыштырганда инде ничә еллар элек яртылаш пешкән тәненең төзәлгән җөйләре тартышып-тартышып бәгыренә үтте. Яшел атлас яулыгы аеруча килешә икән үзенә - шуны бәйләргә булды. Нишләптер аяклары дерелдәп куя. Кулдан эш...
      1102
      0
      0
    • 27 март 2015 - 12:51
      Каршы алыгыз, «Ре­ви­зор­ро» килә!
      Чал­лы­га «Ре­ви­зор­ро» те­ле­ви­зи­он тап­шы­ру­ын алып ба­ру­чы Ле­на Ле­ту­чая ки­лә. Бил­ге­ле ин­де ку­нак­ка тү­гел, ә шә­һә­ре­без ка­фе-рес­то­ран­на­рын, ку­нак­ха­нә­лә­рен чис­та­лык­ка, пөх­тә­лек­кә тик­ше­рер­гә. Шу­лай ук алып ба­ру­чы ха­лык­ка хез­мәт күр­сә­тү­че оеш­ма­лар­да са­ни­тар нор­ма­лар үтә­ле­шен дә тик­ше­рер­гә исәп то­та. Бу хак­та ул шә­һәр­дәш­лә­ре­без­гә youtube ка­на­лы аша хә­бәр ит­те. Аны әле­ге сыл­та­ма бу­ен­ча ка­рар­га мөм­кин....
      683
      0
      0
    • 27 март 2015 - 12:47
      “Медиа Покорение” фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды
      Балалар һәм яшьләр матбугат чараларының "Медиа Покорение" фестивале узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 200ләп кеше катнашты. Чараның җиңүчеләренә кыйммәтле бүләкләр һәм сертификатлар тапшырылды. Чаллының 10нчы урта мәктәбенең "Мәктәп планетасы" газетасы фестивальнең президенты, башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев бүләге - планшетка лаек булды.
      638
      0
      0
    • 27 март 2015 - 08:03
      Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинатына Европа журналистлары килеп китте.
      Делегация составында Австриянең "Аndritz" компаниясе вәкилләре бар иде. Журналист Томас Барбьери һәм фоторепортер Рику Исохелла икесе дә Финляндиядән, алар "Аndritz " журналы белән хезмәттәшлек итәләр. Бу басма дөньяның күп илләренә тарала, 5 телдә нәшер ителә. Европадан килгән каләмдәшләребез халык предприятиесенең 2014 елдагы модернизациясе белән таныштылар. Картон эшләү машинасын модернизацияләү комбинат...
      686
      0
      0
    • 27 март 2015 - 06:57
      Балалар татарча сөйләшә
      Балалар бакчаларында укыту-методик комплектлар (УМК) кулланып, кечкенәләрне Татарстан Республикасы дәүләт телләренә өйрәтү эше Чаллыда 2012 елның 1 сентябрендә башланган иде. Быел, 2014- 2015 уку елында өч елга исәпләнгән программа буенча балалар бакчаларында беренче чыгарылыш була. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дәүләт телләрен өйрәтү федераль дәүләт стандартлары нигезендә Чаллы педагоглары әзерләгән методик...
      927
      0
      0
    • 27 март 2015 - 05:56
      Илшат Хәмәдиев: “Кайбер җырчылар мине белми әле”
      "Элек татар эстрадасына җырчылар Башкортостан якларыннан күп килсә, хәзер кемнән сорама - барысы да Чаллыдан", - дигән иде бер җырчы. Чаллы егете, 20 яшьлек Илшат Хәмәдиев тә Казанның эстрада "казан"ына бик тиз кереп чумды. Җитмәсә, зур сәхнәгә аяк баскан елны ук "Татар җыры" фестивалендә "Алтын барс" премиясенә ия булды. -...
      617
      0
      0
    • 27 март 2015 - 05:51
      Закон проекты хупланмады
      Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышында «Яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балаларны тәрбияләүче аерым категория гражданнарга айлык акчалата түләү турында»гы 74-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проектын карап, депутатлар аны кире какты. Сессия утырышында әлеге закон проектын депутат Артем Прокофьев тәкъдим иткән иде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, закон проекты буенча 1,5...
      376
      0
      0
    Реклама