Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илшат Хәмәдиев: “Кайбер җырчылар мине белми әле”

"Элек татар эстрадасына җырчылар Башкортостан якларыннан күп килсә, хәзер кемнән сорама - барысы да Чаллыдан", - дигән иде бер җырчы. Чаллы егете, 20 яшьлек Илшат Хәмәдиев тә Казанның эстрада "казан"ына бик тиз кереп чумды. Җитмәсә, зур сәхнәгә аяк баскан елны ук "Татар җыры" фестивалендә "Алтын барс" премиясенә ия булды. -...

"Элек татар эстрадасына җырчылар Башкортостан якларыннан күп килсә, хәзер кемнән сорама - барысы да Чаллыдан", - дигән иде бер җырчы. Чаллы егете, 20 яшьлек Илшат Хәмәдиев тә Казанның эстрада "казан"ына бик тиз кереп чумды. Җитмәсә, зур сәхнәгә аяк баскан елны ук "Татар җыры" фестивалендә "Алтын барс" премиясенә ия булды.

- Илшат, син фестиваль тарихында "барс" алган иң яшь җырчымы?

- Үзем дә шулай дип уйлаган идем, ялгышканмын. Мәликә үз "барс"ын 17 яшендә алган, минем кебек 19 яшендә лаек булучылар да бар икән.

- Кайбер җырчылар шикелле берничә нота арасында адашып йөрмисең... Күптән җырлыйсың, ахры?

- Әтием Ринат Хәмәдиевнең җырчы икәнлеген белеп, балалар бакчасында өч яшемнән бирле җырлата башладылар. Мин яследә булган чакта, бакчада абыем да җырлый иде. Өченче класска чаклы сәхнәдән төшмәдем. Тавышым үзгәрә башлагач, җиденче класска кадәр җырламадым. Әнием караоке алып кайткач, җырлап карадым да, әйбәт кенә килеп чыкты сыман тоелды. 13 яшемдә әни мине Чаллыдагы балалар иҗат үзәгенә алып барды. Мәктәптә укыганда ук әти белән төрле сәхнәләрдә чыгыш ясадым: башта пульт янында гына утырдым, аннары кулга микрофон алдым.

Тугызынчы класстан соң Чаллыдагы сәнгать көллиятенә кердем. Ике ел беренче курста укыдым... Дөресен әйткәндә, укырга теләк булмады. Өченче тапкыр беренче курста каласы килмичә, Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Чаллыдагы филиалына читтән торып укырга кердем. Югары белем кирәк инде ул. Алты ел укыйсы, әмма филиал 2016 елда ябыла, шуңа да соңгы ике елны экстерн белән укып бетерәчәкбез. Беләсең килсә, без әтием белән төркемдәшләр. Аңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирделәр, ә моның өчен югары белем кирәк.

- Укырга теләк булмаса да, күп җирдә җырлап, көллиятнең йөзек кашы булгансыңдыр?

- Киресенчә, банкетларда, шәһәр чараларында җырлавымны хупламадылар. Беренчедән, эстрада җырларын, икенчедән, алар рөхсәтеннән башка җырлыйм, дип бәйләнделәр. Эстрада җыры конкурсларында да катнашырга рөхсәт итмәделәр. "Йолдызлык" фестивалендә безнең көллиятне оятка калдырып йөрмә, дип әйткәннәре хәтердә. Ярый, ярый, дия идем дә, үземчә эшли идем. 2011 елда Казанда "Йолдызлык"та зурлар төркемендә беренче урынны алдым. Җиңү белән кайткач, көллияттә хәтта мактаучы да булмады. Шуннан соң үпкә белән авырып киттем. Табиблар бөтенләй җырларга ярамый дисә дә, ярты елдан кабат сәхнәгә чыктым.

- Казан һәм республика тамашачысын үзеңә ничек карата алдың?

- 16 яшьтә "Барс-рекорс"ка электрон почта аша берничә җырымны җибәрдем, шалтыраттым, әмма җавап булмагач, Казандагы офисларына киттем. Бер елдан "солянка"ларга чакыра башладылар. Баштарак куркып кына бара идем. Баһлар, Раязлар... тирә-ягымда йолдызлар. Гастрольләргә йөри башлагач, барысы белән дә танышып беттем. Кайбер җырчылар мине белми әле: Салават, Айдар Галимов...

- Җырчылар һәм тамашачылар арасында үзеңә карата "малай-шалай" дигән караш тоясыңмы?

- Концерттан соң, тамашачы белән аралашырга чыккач, сәхнәдән зуррак күренәсең бит, диләр. Чыннан да, яшем дә зур түгел, гәүдәм дә җыйнак кына. Матур киенеп барырга тырышам. Әгәр болай килеп утырсам (Илшат очрашуга джинс чалбар белән кофтадан иде - Л.З.), миңа бала-чагага кебек кенә караячаклар. Җырлар алдыннан, кем икәнлегемне әйтәм, чөнки мине белеп бетермиләр бит.

Концертларда алып баручы җырчыны матур итеп сәхнәгә чыгармаса, тамашачы аны кабул итмәячәк. Чаллыда күп кенә чараларны яшьләрчә уздыра торган бер оешма бар. Мине банкетларга алар түгел, чараны оештыручылар чакыра. Алып баручылары берсендә кунакларга: "Ашый торыгыз, ә сезнең өчен Илшат җырлый", - дип әйтте дә музыканы җибәрде. Алай дигәч, беркем башын да күтәреп карамый бит. Җырлавым фон буларак кына бара. Соңыннан, мине ничек тәкъдим итәргә кирәклеген язып алыгыз, дип кистереп әйттем.

- Чаллы белән Казан тамашачысы арасында кискен аерма бармы?

- Чаллыда барлык җырчыларны да җылы кабул итәләр, шуңа җырчылар да Чаллыны бик ярата. Казан тамашачысын да ул тиклем салкын, дип әйтә алмыйм. Әлмәт, Актыныш, Мөслимдә таләпчән карыйлар. Чаллыда җылы тамашачыга өйрәнгәч, башка җирләргә чыкканнан соң аерма нык сизелә башлады. Элек кул чапмасалар, авыр кабул итә идем, хәзер ияләндем инде.

- Йөрәк эше белән хәлләр ничегрәк?

- Әлегә буш! Кайбер кешеләр шалтырата да, эндәшми. Аннары "Привет, красавчик! Как дела?" - дип SMS җибәрәләр. Яшь кызлар шаяртадыр. Концертка чакырырга теләүчеләр булыр, дип, элегрәк "Вконтакте"га номерымны язып элгән идем, әмма шалтыратып, бик еш интектерә башлагач, алып аттым.

Әңгәмәдәш -

Линар ЗАКИРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев