Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Закон проекты хупланмады

Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышында «Яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балаларны тәрбияләүче аерым категория гражданнарга айлык акчалата түләү турында»гы 74-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проектын карап, депутатлар аны кире какты. Сессия утырышында әлеге закон проектын депутат Артем Прокофьев тәкъдим иткән иде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, закон проекты буенча 1,5...

Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышында «Яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балаларны тәрбияләүче аерым категория гражданнарга айлык акчалата түләү турында»гы 74-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проектын карап, депутатлар аны кире какты.

Сессия утырышында әлеге закон проектын депутат Артем Прокофьев тәкъдим иткән иде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, закон проекты буенча 1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәр балалары булган, әмма аларны балалар бакчасына йөртү мөмкинлегеннән мәхрүм булып, үзенең хезмәт һәм һөнәри эшчәнлеген дәвам итә алмаган аналарга 6 мең 951 сум күләмендә айлык пособие түләү күздә тотылган.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Марат Галиев кризис шартларында илнең башка төбәкләренең дә мондый пособия түли алуына шиген белдерде. ТР Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова әйтүенчә, барлык депутатлар да социаль яктан якланмаган гаиләләргә ярдәм итү идеясен хуплый, тик ул бюджет чыгымнарын арттыруны таләп итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев