Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балалар татарча сөйләшә

Балалар бакчаларында укыту-методик комплектлар (УМК) кулланып, кечкенәләрне Татарстан Республикасы дәүләт телләренә өйрәтү эше Чаллыда 2012 елның 1 сентябрендә башланган иде. Быел, 2014- 2015 уку елында өч елга исәпләнгән программа буенча балалар бакчаларында беренче чыгарылыш була. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дәүләт телләрен өйрәтү федераль дәүләт стандартлары нигезендә Чаллы педагоглары әзерләгән методик...

Балалар бакчаларында укыту-методик комплектлар (УМК) кулланып, кечкенәләрне Татарстан Республикасы дәүләт телләренә өйрәтү эше Чаллыда 2012 елның 1 сентябрендә башланган иде. Быел, 2014- 2015 уку елында өч елга исәпләнгән программа буенча балалар бакчаларында беренче чыгарылыш була.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дәүләт телләрен өйрәтү федераль дәүләт стандартлары нигезендә Чаллы педагоглары әзерләгән методик материалларны кулланып гамәлгә ашырыла. Балалар бакчасында сабыйларны татарча сөйләшергә өйрәтү 2 яшьтән башлана. Нәтиҗәле эшләгәндә, 4-5 яшьлек бала - 62, 6-7 яшьлек бала 167 сүз (элек 600 сүз белергә тиеш) белергә тиеш. Шунысы кызыклы, укыту-методик комплектлар кулланып баланы сөйләшергә өйрәтү уен формасында бара.

52нче балалар бакчасында балаларның телне ни дәрәҗәдә өйрәнүләрен ачыклау максатыннан үткәрелгән ачык чара да уен формасында оештырылган иде. "УМК кысаларында сюжетлы-рольле уенда иң яхшы уенчы" дигән конкурста уртанчы, зурлар һәм чыгарылышы төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Һәр бәйге бер үк яшьтәге 2 төркем балалары арасында барды. 6нчы һәм 11нче чыгарылыш төркемнәре командалары арасындагы бәйге аеруча җанлы һәм мавыктыргыч булды. "Сары" лар һәм "Яхшы кул" лар командалары рус телле балалардан гына тора. Тәрбиячеләре дә (Н.Сошенкова, Л.Әхмәтова, Н.Асманова һәм Е.Ильина) - рус милләтеннән.

Балаларның татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерү максатыннан нинди генә уеннар уйнатмадылар аларга: "Репортер" да балалар төрле сорауларга җаваплар бирделәр, "Кибеттә", "Ашханәдә" уеннарында нәкъ менә тормыштагыча диалоглар аша ризык, төрле товар сатып ала алуларын күрсәттеләр. Аннары төрле командаларны үтәделәр. Әллә никадәр фигыльләр беләләр, мәгънәләрен аңлыйлар икән. Жюриның "хөкемен" көткән арада күмәкләп түгәрәк уеннар уйнап, татарча җырлап, биеп тә күрсәттеләр.

"Быел нәтиҗәләр күпкә яхшырак. Чөнки балалар да, алар белән бергә рус телле тәрбиячеләр дә татарча теләп аралаша. Тәрбиячеләр татар теленә өйрәтү курслары үттеләр. Татар телендә махсус дәресләрдә генә түгел төркемнәрдә дә даими шөгыльләнү зарур. Тәрбиячеләр балалар белән дәрестә өйрәнгәннәрен кабатлыйлар, уеннар уйныйлар, - ди бакча мөдире Лүзия Нәвис кызы Сәлимгәрәева. - балаларны дәүләт телләренә өйрәтү өчен бакчада шартлар уңай."

52нче балалар бакчасында 12 төркемдә 253 бала тәрбияләнә. Шуларның өчесе - чыгарылыш төркемнәре. Балалар 1нче сыйныфка 28нче, 32нче мәктәпләргә, 29нчы татар гимназиясенә барачаклар. Мәктәптә дә татар телен яхшы үзләштерерләр, чөнки бакчаның татар теле тәрбиячеләре Кадрия Габдрахманова һәм Сурия Насыйрова балалар мәктәпкә әзерлекле барсын өчен бар тырышлыкларын куялар. Бакчаның тел өйрәнү өлкәсендә уңышлары да мактанырлык. "Билингваль балалар бакчасы конкурсында үткән ел 113 бакча арасында 8нче урынны алган идек. Быел тагы да яхшырак нәтиҗәгә ирешергә омтылабыз, - ди бакча методисты Ләйсән Миңнебаева. - Алдагы уку елында тәрбиячеләр арасында "Балалар бакчасының билингваль тәрбиячесе" дигән конкурс үткәрергә уйлыйбыз".

Бакча педагоглары 2014 елның августында "Татарстан Республикасының 50 иң яхшы инновацион идеясе" дигән 9нчы республика конкурсында да балаларга татар теле өйрәтүгә кагылышлы проект белән катнашып яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Дәүләт телләрен өйрәтү юнәлешендә төрле семинарлар, ачык дәресләр дә еш була 52нче бакчада. Чөнки хезмәттәшләренә күрсәтер уңышлары, уртаклашыр эш тәҗрибәләре бар.

Октябрь аенда биредә "Рус телле төркемнәрдә татар теле тирәлеге булдыру" дигән - төбәкара семинар үткән. Рус телле тәрбиячеләр төрле төбәкләрдән килгән коллегаларына мастер-класслар күрсәткәннәр. Балалар белән эшләү алымнары белән таныштырганнар. Ноябрьдә исә "Мәктәпкәчә белем бирү системасына инновацион технологияләр кертү" дигән республика семинарларына Татарстан балалар бакчаларында эшләүче белгечләр җыелган. 52нче балалар бакчасының эш тәҗрибәсен уңай бәяләп, бик ошатып киткәннәр.

Апрель анда үткәреләчәк педсоветта исә балаларны дәүләт телләренә өйрәтү буенча өч еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалачак.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев