Шəhри Чаллы

17 апрель 2015 яңалыклары

  • 17 апрель 2015 - 04:12
    Талпаннан сакланыгыз!
    Татарстанда быел талпаннарның аеруча күп булуы көтелә. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе белгечләре моны көннәрнең кинәт җылынуы белән бәйләп аңлата. Россиянең 70 төбәгендә талпан энцефалитының көчәюе һәм меңнән артык кешенең зыян күрүе теркәлгән инде. Талпаннан саклану өчен урманга барганда өс киемнәренә аеруча игътибарлы булырга, башка яулык бәйләргә яки башлык кияргә, шулай...
    862
    0
    0
  • 17 апрель 2015 - 04:10
    Иосиф Кобзон Чаллыда бушка концерт куячак
    СССРның халык артисты Иосиф Кобзон Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен бушлай концерт куярга ризалашкан. Җырчыны бу адымга "Камаз" ААҖ генераль директорының хатыны, РФ Дәүләт Думасы депутаты Альфия Когогина күндергән. Концерт Чаллыда 25 апрельдә булачак.
    867
    0
    0
  • 17 апрель 2015 - 04:02
    Гөлнар Әхмәтова башкарма комитетның аппарат җитәкчесе итеп билгеләнде
    Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев боерыгы белән Гөлнар Әхмәтова башкарма комитетның аппарат җитәкчесе итеп билгеләнде. Ул бу урынга конкурс нәтиҗәләре буенча сайланды. Гөлнар Карловна башкарма комитет системасында 10 елдан артык эшләде. Ул шәһәрдәшләргә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Чаллы идарәсе башлыгы һәм Комсомол районы хакимиятенең аппарат җитәкчесе...
    734
    0
    0
  • 17 апрель 2015 - 03:55
    Инвестицияләр – шәһәр киләчәге
    Шәһәр сәнәгать һәм индустриаль парклар төзүгә зур күләмдә инвестицияләр җәлеп ителә. Әлеге 4 парктан өчесе - КИП "Мастер", "Чаллы", "Развитие" (рәсемдә) аеруча актив үсештә. "КАМА-гомумтуклану" базасы иң алдынгылардан санала. Кама индустриаль паркы "Мастер" бүгенге көндә 643 мең кв. метр мәйдан били һәм алга таба җирләрен икеләтә арттыруны планлаштыра. Шәһәр башкарма...
    874
    0
    0
  • 17 апрель 2015 - 03:54
    Фатирны – җиһаз белән
    Чаллының мебель җитештерүчеләре товар күләмен арттырмакчылар. Ассоциация төзелеш компанияләре белән хезмәттәшлек урнаштырып, бу максатка ирешмәкче. Әлеге проектның асылы шунда: яңа фатирларны җиһазлап сату. Бу мәсьәләне чишүдә булышуны сорап, эшмәкәрләр башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиевка мөрәҗәгать иттеләр. Йорт җиһазлары ясаучылар фикеренчә, фатир алучыларга дизайн-проект белән бергә җиһазга сертификат та сатыла. Сертификат...
    1326
    0
    0
  • 17 апрель 2015 - 03:49
    Сабыйлар бәхетенә әти-әниләр куанычы кушыла
    Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев кичә Балалар медицина үзәгендә "Г" блогын төзекләндерүгә багышланган күчмә киңәшмә үткәрде. Анда яңа туган сабыйлар патологиясе бүлеге һәм балалар диагностика үзәге урнаша. Капиталь төзекләндерүгә киткән чыгымнарның гомуми суммасы 187 млн сум тәшкил итә. Ремонт эшләре апрель ахырына төгәлләнергә тиеш. Бер үк вакытта үзәк өчен...
    805
    0
    0
Реклама