Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фатирны – җиһаз белән

Чаллының мебель җитештерүчеләре товар күләмен арттырмакчылар. Ассоциация төзелеш компанияләре белән хезмәттәшлек урнаштырып, бу максатка ирешмәкче. Әлеге проектның асылы шунда: яңа фатирларны җиһазлап сату. Бу мәсьәләне чишүдә булышуны сорап, эшмәкәрләр башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиевка мөрәҗәгать иттеләр. Йорт җиһазлары ясаучылар фикеренчә, фатир алучыларга дизайн-проект белән бергә җиһазга сертификат та сатыла. Сертификат...

Чаллының мебель җитештерүчеләре товар күләмен арттырмакчылар. Ассоциация төзелеш компанияләре белән хезмәттәшлек урнаштырып, бу максатка ирешмәкче. Әлеге проектның асылы шунда: яңа фатирларны җиһазлап сату. Бу мәсьәләне чишүдә булышуны сорап, эшмәкәрләр башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиевка мөрәҗәгать иттеләр.

Йорт җиһазлары ясаучылар фикеренчә, фатир алучыларга дизайн-проект белән бергә җиһазга сертификат та сатыла. Сертификат күләме бер квадрат метр торак бәясеннән чыгып билгеләнә. Әйтик, бер квадрат метр торак бәясе 40 мең сум булса, җиһазга сертификат белән ул 41,5 сум була. Товар җитештерүче өстәмә ташлама да бирә ала. Клиентка фатир җиһазлауның берничә варианты тәкъдим ителә. Ул бу хезмәттән баш тартырга да мөмкин.

Мебель ассоциациясе рәисе Нәкыйп Галимов әйтүенчә, бу юнәлештә "Домкор", "Евростиль" компанияләре белән сөйләшүләр алып барылган. Ләкин төзүчеләр карар кабул итәргә ашыкмый әле. Алар моның белән мәшәкатьләнергә теләмиләр икән.

- Төзүчеләрнең эше - клиентка җиһазланган фатир тәкъдим итү. Психологик каршылыкларны җиңәргә өйрәнергә кирәк, - ди Наил Гамбәр улы.

Ул мебель ассоциациясе вәкилләренә әлеге проектны якын арада Чаллының барлык төзелеш компанияләренә, ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фондына тәкъдим итәргә кирәклеген әйтте.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев