Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабыйлар бәхетенә әти-әниләр куанычы кушыла

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев кичә Балалар медицина үзәгендә "Г" блогын төзекләндерүгә багышланган күчмә киңәшмә үткәрде. Анда яңа туган сабыйлар патологиясе бүлеге һәм балалар диагностика үзәге урнаша. Капиталь төзекләндерүгә киткән чыгымнарның гомуми суммасы 187 млн сум тәшкил итә. Ремонт эшләре апрель ахырына төгәлләнергә тиеш. Бер үк вакытта үзәк өчен...

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев кичә Балалар медицина үзәгендә "Г" блогын төзекләндерүгә багышланган күчмә киңәшмә үткәрде.

Анда яңа туган сабыйлар патологиясе бүлеге һәм балалар диагностика үзәге урнаша. Капиталь төзекләндерүгә киткән чыгымнарның гомуми суммасы 187 млн сум тәшкил итә. Ремонт эшләре апрель ахырына төгәлләнергә тиеш. Бер үк вакытта үзәк өчен медицина җиһазлары сатып алуга аукцион оештырыла. Палаталар һәм постлар өчен кирәкле мебель (2 млн сумлык) белән тендерда җиңгән җирле товар җитештерүчеләр тәэмин итте. Палаталарны заманча җиһазлар - яшәешне тәэмин итү һәм һаваны зарарсызландыру системалары, мониторлар белән тәэмин итү күздә тотыла. Бинаны тикшерү барышында баланы тизрәк сихәтләндерүдә бинадагы мохитнең тәэсире бик зур, диелде фикер алышуларда.

"ТР Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән, ниһаять, үзәкне капиталь төзекләндерү мәсьәләсе хәл ителде. Май азагына-июнь башына әлеге бина файдалануга тапшырылырга тиеш. Яшьлек шәһәре өчен бу - иң мөһим объектларның берсе. Шәһәрдә халык санының артуы куандыра. Яңа гаиләләр арта, күпләп сабыйлар туа", - дип ассызыклады Наил Мәһдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев