Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ТВ ПРОГРАММА 8-14 январь

Инвестицияләр – шәһәр киләчәге

Шәһәр сәнәгать һәм индустриаль парклар төзүгә зур күләмдә инвестицияләр җәлеп ителә. Әлеге 4 парктан өчесе - КИП "Мастер", "Чаллы", "Развитие" (рәсемдә) аеруча актив үсештә. "КАМА-гомумтуклану" базасы иң алдынгылардан санала. Кама индустриаль паркы "Мастер" бүгенге көндә 643 мең кв. метр мәйдан били һәм алга таба җирләрен икеләтә арттыруны планлаштыра. Шәһәр башкарма...

Шәһәр сәнәгать һәм индустриаль парклар төзүгә зур күләмдә инвестицияләр җәлеп ителә. Әлеге 4 парктан өчесе - КИП "Мастер", "Чаллы", "Развитие" (рәсемдә) аеруча актив үсештә. "КАМА-гомумтуклану" базасы иң алдынгылардан санала.

Кама индустриаль паркы "Мастер" бүгенге көндә 643 мең кв. метр мәйдан били һәм алга таба җирләрен икеләтә арттыруны планлаштыра. Шәһәр башкарма комитетыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, гомуми мәйданы 100 гектар тәшкил иткән "Чаллы" индустриаль паркына 312 миллион сум күләмендә шәхси инвестицияләр җәлеп ителде. Агымдагы елда паркның инженерлык инфраструктурасын субсидияләү өчен федераль бюджеттан 576 млн сум бүленде. "Развитие" сәнәгать паркы мәйданында инде беренче чираттагы төзелеш эшләре бара. Шулай ук икенче чиратын төзү өчен резидентлар сайлау игълан ителде. Инвестицияләрнең гомуми күләме 1,2 млрд сум тәшкил итәр дип көтелә. Иң мөһиме, 1000 кеше эш урыннары белән тәэмин ителә. ТР һәм РФ бюджетларыннан 230 млн сум шәхси инвестицияләр җәлеп ителде.

"КАМА-гомумтуклану" паркы азык-төлек кластерын төзү һәм кече эшкәртү предприятиеләрен бер мәйданчыкта урнаштыру мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Әлеге проектларны тормышка ашыру барышында 300 гектарга якын җир үзләштерелер, 634 резидент һәм 20 млрд сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителер дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев