28 август 2015 яңалыклары
-
Берәүләр чистарта, икенчеләре...
Кеше дигәнең чисталыкны бик ярата. Саф һава сулавына, саф су эчүенә сөенә, табигатебезнең гүзәллегенә соклана. Чиста киемнәрдән йөри, үзе дә даими чистарынып кына тора. Хәтта күңелен дә пакь итәргә тели. Билгеле инде, үзе яшәгән йортны, каралты-кура тирәсен дә һәрвакыт чиста тотарга тырыша. Бизи. Бакчасына чәчәкләр утырта, чүп үләннәрдән арындыра. Шәһәрдә...
-
Һәйкәл яңарды
Яр Чаллы ТЭЦы беренче автомобиль юлындагы "Ватан хәрбиләре" һәйкәлен яңартты. Баскычлар төзекләндерелде. Һәйкәл яны тәртипкә китерелде. Киләчәктә һәйкәлгә бару юлын киңәйтү дә планлаштырыла.
-
Атлар узышы була
Иртәгә ипподромда Республика көненә багышланган ат чабышлары була. Анда төрле токымдагы атлар узыша. Бу көнне "Азатлык" мәйданында Чәчәкләр фестивале уза.
-
Автобуслар – әзер
"Электр транспорты" предприятиесе хезмәткәрләре тиздән шәһәр урамнарында йөриячәк автобуслар өчен расписание төзи. 30-35 кешелек берничә төркемдә шоферлар газ ягулыгына көйләнгән автобусларны йөртү буенча курсларда укыйлар. Зур автобуслар иртәнге 5тән кичке 11гә кадәр пассажирлар йөртер дип планлаштырыла. "Пик" вакытларында хәрәкәт интервалы 6 минуттан артмаска тиеш. Сентябрь башында 136 автобус Чаллы проспектлары...
-
Студентларга – бәйрәм тамашасы
1 сентябрьдә кичке дүрттә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында югары уку йортлары студентлары өчен "Белем көне" бәйрәме үткәрелә. Аның кысаларында яшьләргә шәһәрнең иҗат коллективлары мавыктыргыч концерт номерларын бүләк итәчәк. Чарага Уфадан "Ноу Хау" барабанчылар төркеме дә чакырылу. Алар да студентларга үзенчәлекле тамаша күрсәтергә ният тота. 15 сәгатьтән исә урында ук...
-
Язылу дәвам итә
Хәбәрдар булыйм, яңалыктан калышмыйм дисәң, татар телендә чыгучы иҗтимагый сәяси, мәгълүмати-аналитик "Шәһри Чаллы" газетасын УКЫ... Ул атнасына ике тапкыр - чәршәмбе һәм җомга көннәрне өеңә килеп торыр. Бәясе дә юнь генә - атнасына 2 санга 552, ә изге җомга саны - 420 сум гына тора.
-
Картодром төзекләндерелә
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ринат Абдуллин картодромда күчмә утырыш үткәрде. Шәһәр җитәкчеләре бу объектны "КАМАЗ-Мастер" командасы карамагына тапшырырга ниятли. Бүгенге көндә биредә төзекләндерү эшләре бара. Беренче этапта ярышлар трассасын яңарту планлаштырылган иде. Картинг-клуб җитәкчесе Николай Бондарев әйтүенчә, сентябрь ахырында яңа трасса тантаналы төстә файдалануга тапшырыла.
-
Хөрмәтле чаллылылар, шәһәребез кунаклары!
Барыгызны да чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз! Татарстан - бүген илебезнең барлык өлкәләрдә дә әйдәп баручы, сәяси һәм икътисадый яктан иң тотрыклы төбәкләреннән берсе. Күп милләтле халкыбызның бердәмлеге, теләктәшлеге һәм хезмәт сөючәнлеге, буыннардан-буыннарга кадерләп сакланган традицияләргә, гомумкешелек кыйммәтләренә сакчыл карашы республикага бүген дә яңадан-яңа үрләр яуларга ярдәм итә....