11 сентябрь 2015 яңалыклары
-
11 сентябрь 2015 - 08:17“Ачык ишекләр көне”Чаллының салым инспекциясе 18 сентябрьдә 8-20 сәгатьтә "Ачык ишекләр көне" үткәрә. Бу көнне монда эшләүчеләр салым түләүчеләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр. Электрон сервис белән танышу, "Салым түләүченең шәхси бүлмәсе"нә керү мөмкинлеге дә бар.
-
11 сентябрь 2015 - 08:17АВТОЗАВОДСКОЕ ОТДЕЛЕНИЕ ПОЖАРНОГО НАДЗОРА ИНФОРМИРУЕТ: С НАСТУПЛЕНИЕМ ХОЛОДОВ РЕЗКО УВЕЛИЧИВАЕТСЯ КОЛИЧЕСТВО ПОЖАРОВ!!!С наступлением холодов начинается активное использование населением электротехнических и теплогенерирующих устройств. Традиционно в данный период времени основное количество пожаров происходит по электротехническим причинам, и по причинам связанным с неправильным устройством или эксплуатацией теплогенерирующих устройств печей и дымоходов. Требованиями пожарной безопасности установлены определенные правила при устройстве и эксплуатации электротехнических и теплогенерирующих...
-
11 сентябрь 2015 - 08:16Halal Work эш эзләү сервисы"IТ-парк" резиденты мөселманнар өчен эш эзләү сервисы булдырган. Halal Work дип аталучы проект мөселманнарга ислам кануннарына туры килгән эш урыны яисә хезмәткәр табарга ярдәм итәчәк. Әлеге сервиста инде хәзер үк Мәскәү, Казан, Төмән, Түбән Новгород, Лондон, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре шәһәрләреннән һәм башка төбәкләрдән эш урыннары тәкъдим итүчеләр бар.
-
11 сентябрь 2015 - 07:44Чехов геройлары татарча сөйләшәЧаллы дәүләт татар драма театры яңа сезонын ачарга әзерләнә. Коллектив аны 2 октябрьдә Антон Чеховның "Дядя Ваня" пьесасы буенча куелган "Яшәргә, яшәргә, ничек тә яшәргә!" дигән драмасы белән башлап җибәрә. Театрның директоры, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фәйзерахманов әйтүенчә, яңа спектакль чыгару өчен күп нәрсә театр тарихында беренче мәртәбә эшләнә....
-
11 сентябрь 2015 - 07:33Үзебезнең ИлгизАвгуст ахырында Балтач районында юбилей кичәсендә булган идек. Яшьлек дустымның туган көне туган-тумачаны, дус-ишне бергә җыйган онытылмаслык матур милли бәйрәмгә әверелде. Алты сәгатьтән артык барган тантананың (шунысын да искәртү мәгъкуль: исерткеч эчемлексез мәҗлес булды ул) башыннан ахырына кадәр "Сорнай" фольклор-этнографик ансамбле чыгышлары күңелләргә бетмәс-төкәнмәс рәхәт мизгелләр бүләк итте. Ансамбль артистлары...
-
11 сентябрь 2015 - 07:26Елый-елый карадыкСара Садыйкова исемендәге концерт залында Уфа "Нур" театры шәһәрдәшләргә бер спектакль күрсәтте. Шәриф Хөсәеновның "Әни килде" әсәре буенча куелган "Әниемнең ак күлмәге" драмасын Чаллы тамашачысы елый-елый карады. Төп рольдә - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Сәвия Сираева. Театрның йөзек кашы булган Сәвия ханымга 81 яшь. Шуңа да карамастан, кечкенә генә...
-
11 сентябрь 2015 - 06:51Футболкаларда Чаллы туграсыKAMAZ Sport фирма кибете Бигеш аэропортында Чаллы туграсы төшерелгән футболкалар сата башлый. Шәһәргә мәхәббәт белән сугарылган әлеге киемнәрнең төрле үлчәмдәгеләрен алырга мөмкин.
-
11 сентябрь 2015 - 06:41Картиналар галереясында шәхси күргәзмәКартиналар галереясының кече залында Павел Маренниковның шәхси күргәзмәсе ачылды. Чаллы рәссамының картиналарында күпчелекне пейзажлар, натюрмортлар, анималистик сюжетлар тәшкил итә. Ул ясаган кояш бату һәм чыгу вакытлары искиткеч матур.