Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Елый-елый карадык

Сара Садыйкова исемендәге концерт залында Уфа "Нур" театры шәһәрдәшләргә бер спектакль күрсәтте. Шәриф Хөсәеновның "Әни килде" әсәре буенча куелган "Әниемнең ак күлмәге" драмасын Чаллы тамашачысы елый-елый карады. Төп рольдә - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Сәвия Сираева. Театрның йөзек кашы булган Сәвия ханымга 81 яшь. Шуңа да карамастан, кечкенә генә...

Сара Садыйкова исемендәге концерт залында Уфа "Нур" театры шәһәрдәшләргә бер спектакль күрсәтте. Шәриф Хөсәеновның "Әни килде" әсәре буенча куелган "Әниемнең ак күлмәге" драмасын Чаллы тамашачысы елый-елый карады.

Төп рольдә - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Сәвия Сираева. Театрның йөзек кашы булган Сәвия ханымга 81 яшь. Шуңа да карамастан, кечкенә генә гәүдәле, әмма искиткеч талантлы артистканы сәхнәдәге беренче адымнарыннан ук тамашачы алкышлап каршы алды.

Халык мәхәббәтен яулаган артистка бүген дә коллективның алыштыргысыз кешесе. Бу спектакльдәге Ана роле - аның иң яраткан образы. Әсәрнең сюжетын белмәүче юктыр. Ана ун бала тәрбияләп үстерә, әмма яман шеш белән чирләгәч, беркемгә дә кирәге калмый.

"Спектакльне елый-елый карадым. Сәвия апа һаман да яшь, карап туймаслык. Хәтта ирләр дә елап утырды", - ди шәһәрдәшебез Гөлзар Фәхретдинова.

Ананың улы Максудны Чаллы дәүләт татар драма театрында эшләп киткән Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдинов уйнады. Чаллы тамашачысы аны да бик җылы кабул итте.

Спектакльне карарга театр әһелләре, җитәкчеләр дә килгән иде. Чаллының мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова "Нур" театры спектаклен югары бәяләде, артистларга киләчәктә дә уңышлар теләде.

Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев