Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үзебезнең Илгиз

Ав­густ ахы­рын­да Бал­тач ра­йо­нын­да юби­лей ки­чә­сен­дә бул­ган идек. Яшь­лек дус­тым­ның ту­ган кө­не ту­ган-ту­ма­ча­ны, дус-иш­не бер­гә җый­ган оны­тыл­мас­лык ма­тур мил­ли бәй­рәм­гә әве­рел­де. Ал­ты сә­гать­тән ар­тык бар­ган тан­та­на­ның (шу­ны­сын да ис­кәр­тү мәгъ­куль: исерт­кеч эчем­лек­сез мәҗ­лес бул­ды ул) ба­шын­нан ахы­ры­на ка­дәр "Сор­най" фольк­лор-эт­ног­ра­фик ан­сам­бле чы­гыш­ла­ры кү­ңел­ләр­гә бет­мәс-тө­кән­мәс рә­хәт миз­гел­ләр бү­ләк ит­те. Ан­самбль ар­тист­ла­ры...

Ав­густ ахы­рын­да Бал­тач ра­йо­нын­да юби­лей ки­чә­сен­дә бул­ган идек. Яшь­лек дус­тым­ның ту­ган кө­не ту­ган-ту­ма­ча­ны, дус-иш­не бер­гә җый­ган оны­тыл­мас­лык ма­тур мил­ли бәй­рәм­гә әве­рел­де. Ал­ты сә­гать­тән ар­тык бар­ган тан­та­на­ның (шу­ны­сын да ис­кәр­тү мәгъ­куль: исерт­кеч эчем­лек­сез мәҗ­лес бул­ды ул) ба­шын­нан ахы­ры­на ка­дәр "Сор­най" фольк­лор-эт­ног­ра­фик ан­сам­бле чы­гыш­ла­ры кү­ңел­ләр­гә бет­мәс-тө­кән­мәс рә­хәт миз­гел­ләр бү­ләк ит­те. Ан­самбль ар­тист­ла­ры ара­сын­да як­та­шы­быз бу­лу­ын да шун­да бел­дем.

Ил­гиз Рәхимҗан улы Шәйх­ра­зи­ев Чал­лы­да ту­ып үс­кән, 29нчы та­тар гим­на­зи­я­сен­дә ур­та бе­лем ал­ган. Ту­гы­зын­чы сый­ныф­та укы­ган­да ул "Гар­мо­ния" во­кал hәм хо­ре­ог­ра­фия сту­ди­я­сен­дә шө­гыль­лә­нә баш­лый. 2005 ел­да гим­на­зи­я­не тә­мам­ла­ган­да, тор­мы­шын му­зы­ка һәм җыр бе­лән бәй­ләр­гә те­лә­вен анык бе­лә егет. Ике дә уй­ла­мый, Ка­зан дәү­ләт мә­дә­ни­ят һәм сән­гать уни­вер­си­те­ты­на, Ве­не­ра Га­ни­е­ва җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге во­кал бү­ле­ге­нә укыр­га ке­рә. Рус­лан Дә­ми­нов, Ли­дия Әхмәто­ва, Ма­рат Яхъ­я­ев, Ве­не­ра Га­ни­е­ва, Фә­ри­дә Са­фи­на ке­бек атак­лы укы­ту­чы­лар­дан бе­лем алу бә­хе­те на­сыйп бу­ла аңа. Укы­ган ва­кыт­та үзен эс­т­ра­да өл­кә­сен­дә сы­ный баш­лый Ил­гиз Шәйх­ра­зи­ев.

5 кур­ста чак­та, бер кон­церт­тан соң, сәх­нә ар­тын­да Ил­гиз яны­на "Сор­най" ан­сам­бле җи­тәк­че­се Ри­нат Гый­лә­җев ки­лә һәм үз ан­сам­бле­нә ча­кы­ра. 2010 ел бу­ла ул.

"Шун­нан бир­ле, ме­нә ин­де 5 ел мин та­тар ха­лык җыр­ла­ры, би­ю­лә­ре, му­зы­ка уен ко­рал­ла­ры дөнь­я­сын­да бик кү­ңел­ле яшим. Шул ук ва­кыт­та үзем­не эс­т­ра­да­да сы­нау­ны дә­вам итәм. Бү­ген­ге көн­дә ике кли­бым бар, яңа про­ект­лар, яңа му­зы­каль юнә­леш­ләр­дә эш­ли­без", - ди Ил­гиз.

Та­тар эс­т­ра­да җыр­ла­ры­на тө­ше­рел­гән клип­лар га­дәт­тә бер төр­ле­рәк: җыр­чы­ла­ры­быз я чит ил та­би­га­те­нә, шә­һәр­лә­ре­нә хо­зур­ла­нып, ят мәм­лә­кәт­ләр­дә рә­хәт чик­кән­нә­рен су­рәт­ли­ләр, я бул­ма­са, зат­лы ма­ши­на­лар­га уты­рып, "са­гы­нып" ту­ган ни­гез­лә­ре­нә кай­тып тө­шә­ләр. Ә Ил­гиз­нең клип­ла­ры баш­ка, алар сю­же­ты бе­лән дә, зә­вык­лы­лы­гы бе­лән дә кү­ңел­не җә­леп итә. Алар­да җыр гы­на тү­гел, ли­рик ге­рой да га­җә­еп тә­э­сир­ле. "Ява яң­гыр" кли­бы, мә­сә­лән, нәкъ ме­нә шун­дый.

Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, Ил­гиз Шәйх­ра­зи­ев күп ке­нә җыр­лар ав­то­ры да - көй­ләр яза, сүз­лә­рен иҗат итә, җыр­лап та би­рә. Җыр­ла­рын Эль­ви­ра Ро­за­ли, Са­ла­ват Миң­не­ха­нов, Али­нә Шә­риф­җа­но­ва һ.б. җыр­чы­лар да баш­ка­ра. Соң­гы ва­кыт­та Ил­гиз яра­ту-мә­хәб­бәт җыр­ла­рын­нан чит­кә­рәк ки­теп, фәл­сә­фи те­ма­да­гы эс­т­ра­да җыр­ла­ры­на игъ­ти­бар би­рә. Әй­тик, "Нә­сый­хәт" җы­рын­да ул:

"Бә­хет, шат­лык кил­гән­дә,

Рәх­мә­те­без оны­ты­ла.

Ә кай­гы­га юлык­сак,

Со­рый­быз Ал­ла­дан.

Кай­дан кил­дек шун­да

Кай­тыр­быз ахыр­да.

Имин көн­нәр,

дө­рес тор­мыш

На­сыйп ит, бер Хо­дай", - дип җыр­лый.

Го­му­мән, Ил­гиз Шәйх­ра­зи­ев үзен төр­ле юнә­леш­ләр­дә сы­нап ка­рый. "Сор­най" ан­сам­бле аны ха­лык җыр­ла­ры­на, мил­ли җыр-моң­га та­гы да ныг­рак якы­найт­кан. Хал­кы­быз­ның ин­де оны­ты­лып бар­ган мил­ли уен ко­рал­ла­рын­да уй­нау ди­сең­ме, җыр­лы-би­ю­ле уен­нар­да җил­ке­неп бию, әле дәрт­ле, әле моң­лы җыр­лар­ны җыр­лау­мы - Ил­гиз һәр­кай­сын юга­ры про­фес­си­о­наль дә­рә­җә­дә баш­ка­ра. Аның ре­пер­ту­а­рын­да моң­лы та­тар җыр­ла­ры бе­лән бер­гә бә­ет­ләр, мө­нә­җәт­ләр дә урын ала. "Мө­нә­җәт-бә­ет­ләр­не ха­лык­ка дө­рес, ма­тур итеп җит­ке­рү мө­һим. Алар мил­ли мә­дә­ни­я­те­без­нең бер өле­ше бит", - ди ул. Шул ук ва­кыт­та җыр­чы­ның арен­би, рэп сти­лен­дә­ге җыр­ла­рын да та­ма­ша­чы үз итә.

Сәх­нә­гә чы­гып нин­ди ге­нә җыр баш­кар­ма­сын, ар­тист­ның үз-үзен то­ты­шы, хә­рә­кәт­лә­ре, ки­рәк тап­са, би­еп алуы - ба­ры­сы да урын­лы һәм ки­леш­ле. "Ни эш­лә­сә дә ки­ле­шә без­нең ише егет­кә", дип җыр­лау, чын мәгъ­нә­сен­дә, Ил­гиз ту­рын­да ке­бек.

Адәм ба­ла­сы­на сә­ләт ту­мыш­тан би­ре­лә. Ил­гиз­гә ул әти­сен­нән күч­кән­дер, мө­га­ен. Рә­хим­җан Һи­ди­ят улы җыр­лый, гар­мун­да уй­ный икән. Җыр­га-моң­га бай Ак­та­ныш як­ла­рын­нан - Ахун авы­лын­да ту­ып үс­кән. (Ил­гиз дә Ак­та­ныш­ны якын итә, хәт­та ту­ган ягы са­ный.) Го­мер буе хәр­би ян­гын сүн­де­рү­че бу­лып эш­лә­гән ул. Җыр­чы­ның хис­чән кү­ңе­ле әни­се Тән­зи­лә Габ­дел­ба­рый кы­зын­нан. Тән­зи­лә ха­ным Зәй ра­йо­ны Чы­бык­лы авы­лы кы­зы, за­вод­та эш­ли. Ул­ла­ры­ның мил­ли җан­лы бу­лу­ы­на, уңыш­ла­ры­на сө­е­неп яши­ләр Шәйх­ра­зи­ев­лар.

Ил­гиз Шәйх­ра­зи­ев 2014 ел­да Төр­ки­я­нең Де­низ­ли шә­һә­рен­дә уз­ган 5нче төр­ки эс­т­ра­да му­зы­ка­сы фес­ти­ва­лен­дә Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы исе­мен­нән кат­наш­кан. Türkçe vizyonның төп сәх­нә­сен­дә яшь, перс­пек­ти­ва­лы та­тар җыр­чы­сы "Без икәү" җы­рын баш­кар­ган. Фес­ти­валь ике көн дә­ва­мын­да 15 ил­гә транс­ля­ци­я­лән­гән.

Үт­кән ел­ның де­каб­рен­дә Ил­гиз­не Ан­ка­ра шә­һә­ре­нең "ТRТ-Avaz" тө­рек те­ле­ка­на­лы­на Яңа ел кон­цер­тын­да кат­на­шыр­га ча­кыр­ган­нар. Ан­да ул "Бе­рәү ге­нә" җы­рын баш­кар­ган - төр­ки дөнь­я­га һәм Азия ил­лә­ре­нә те­ле­эк­ран­нар аша та­тар җы­рын яң­гы­рат­кан. Бер үк ва­кыт­та зур җа­вап­лы­лык та, го­рур­лык та бит бу.

Бү­ген Ил­гиз Шәйх­ра­зи­ев бө­тен бар­лы­гы бе­лән җыр-моң дөнь­я­сын­да кай­ный: иҗат итә, җыр­лый, яңа ачыш­лар­га ом­ты­ла. "Җыр­ла­рым­да - кү­ңел ха­лә­тем, ки­че­реш­лә­рем. Хис­лә­рем­не сәх­нә­гә чы­гып, та­ма­ша­чы­га җит­ке­рү кү­ңе­ле­мә рә­хәт­лек би­рә. Җыр­ла­рым ке­ше­ләр­нең кә­е­фен кү­тәр­сен, кү­ңе­лен­дә өмет уят­сын, бик үк як­ты төс­ләр­дән ге­нә тор­ма­ган дөнь­я­да ях­шы­лык­ның ба­ры­бер күб­рәк бу­лу­ын то­яр­га яр­дәм ит­сен", - ди ул.

Җыр­ла­рың тын­ма­сын, иҗат чиш­мәң гел ур­гып тор­сын, хал­кы­быз­ның го­рур­лы­гы бу­лыр­га яз­сын си­ңа, Ил­гиз.

Ил­ги­зә ЛОТ­ФУЛ­ЛИ­НА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X