3 февраль 2016 яңалыклары
-
Корал тапшырып акча алганнар
2015 елда Чаллыда 330 кеше утлы, травматик һәм газ коралын полициягә тапшырган. Алар 500-3000 сум акча алганнар. Бүгенге көндә шәһәрдәшләрдә 4303 корал бар. 451 кеше корал саклау һәм йөртү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган.
-
Илкүләм проект Чаллыда старт алды
Узган җомгада ТР Икътисад министрлыгы Яр Чаллыга алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусы бирелү турында хәбәр итте. РФ хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев кул куйган карар нигезендә, безнең шәһәр 28 гыйнвардан илкүләм проектны тормышка ашыруга кереште. Шәһәребезнең яңа проект өчен 16 моношәһәр арасыннан сайлап алынуы хакында узган елның сентябрендә үк билгеле иде....
-
Мөһим форум
Чаллыда 16 марттан 18енә кадәр "Кама инновацион-сәнәгать форумы-2016" үтә. Аның кысаларында махсус күргәзмәләр оештырылачак. Анда Россиянең 15 төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән 70тән артык предприятие катнашырга теләк белдергән. Форумның икенче этабы Боз сараенда уза. Чараның төп вакыйгасы - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлык башлыклары һәм эре компанияләрнең топ-менеджерлары катнашында...
-
Милләтнең асыл улы
Гарәп Әмирлекләренең Шарджа шәһәрендә гомер итүче милләттәшебез Исмәгыйль Шәңгәрәевны белмәгән кеше сирәктер. Ул шушы дәүләткә килеп төпләнеп, үз бәхетен тапкан шәхес. Исмәгыйль әфәнденең биредә берничә төрле юнәлештә үз эше гөрләп бара. Ул - эре эшмәкәр. Күркәм гаиләсе бар, үз янына күпме мөсафир милләттәшләребезне туплаган. Бу гаҗәеп көчле, акыллы, тәвәккәл ир-егет...
-
Чаллы Путинны көтә
Февраль уртасында Чаллыга эш визиты белән Россия Президенты Владимир Путинның килүе көтелә. Якынча мәгълүматлар буенча, Илбашы безнең шәһәргә 12-15 февраль көннәрендә килергә планлаштыра. Ул КАМАЗда үтәчәк хәрби-сәнәгать комплексы киңәшмәсендә катнаша. Бүгенге көндә "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендә һәм Казан IT-паркының Чаллы филиалында Президентны каршыларга әзерләнәләр. Владимир Путин балалар технопаркы белән дә кызыксынган...