Лаеклылар Президент белән очраша
Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март уңаеннан, Чаллыдан иң лаеклы 25 хатын-кызы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга бара. Әлеге тантана Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында үтәчәк.
Чаллы делегациясе составында шәһәр хуҗалыгының төрле өлкәләрендә эшләүче вәкилләр: педагоглар, табиблар, завод эшчеләре, төзүчеләр, эшмәкәрләр, шулай ук "Ел хатын-кызы" шәһәр бәйгесендә финалга...