Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КАМАЗ яңа двигательләр җитештерә башлаячак

2017 елга КАМАЗ зур двигательләренең яңа модельләрен сафка куеп, 2019 елда җитештерүнең беренче этабын башлап җибәрергә җыена. Шул ук елны 12 мең мотор эшләп чыгару планга кертелә. КАМАЗ двигательләренең өр-яңа буынын уйлап табу белән бәйле проект 2014 елда ук старт алган иде. Бүген ул гамәлгә кую һәм җитештерүне технологик яктан...

2017 елга КАМАЗ зур двигательләренең яңа модельләрен сафка куеп, 2019 елда җитештерүнең беренче этабын башлап җибәрергә җыена. Шул ук елны 12 мең мотор эшләп чыгару планга кертелә. КАМАЗ двигательләренең өр-яңа буынын уйлап табу белән бәйле проект 2014 елда ук старт алган иде. Бүген ул гамәлгә кую һәм җитештерүне технологик яктан әзерләү стадиясендә. Двигательләр заводының реинжиниринг буенча баш инженер урынбасары Федор Назаров фикеренчә, яңа двигательне ясау буенча барлык эшләрне 4 юнәлешкә бүләргә була. Беренчесе - двигательнең проектын эшләү. Бүгенге көндә 20ләп прототип сынау уза. Икенчесе - кирәкле җиһазларны кайтаруга контрактлар төзү. Өченчесе - яңа җиһазга ихтыяҗы булмаган җитештерү линияләрен әзерлек хәленә китерү. Дүртенчесе - Россиядә җитештереләчәк барлык деталь һәм узелларны үзләштерү.

Бүгенге көндә цилиндрларның блок башларын механик эшкәртү һәм җыю, шулай ук двигательләр җыю белән бәйле 2 мөһим контрактка кул куелды. "Җитештерүне башларга рөхсәт бирүче конструкторлык документлары да әзер. Беренче кварталда җиһазлар кайтару белән шөгыльләнүче оешмаларны сайлап алсак, агымдагы елның яртысына алар белән килешүләр төзүне төгәлләргә ниятлибез. Ә инде апрельдә цилиндрлар блогы башларының беренче партиясе әзер булырга тиеш", ди Назаров.

КАМАЗ алдында торган төп бурыч - яңа двигательнең компонентларын РФ һәм БДБ илләрендә җитештерүне 80 процентка кадәр киметү, күләмен чикләү. Чөнки бүгенге проектның иң зур җитешсезлеге - алдан фаразлап та, тәэсир итеп тә булмый торган тышкы факторларга бәйлелек. Әнә шул бәйлелектән котылмый торып, КАМАЗда эшләр җайланмаячак, диләр белгечләр. Яңа проект яхшы гына эшләп китсә, төп детальләр КАМАЗ заводларында җитештереләчәк. Әлегә бу өлеш яңа двигатель бәясенең 34 процентын гына тәшкил итә. Алга таба җитештерүне тулысынча үзебезгә күчерү мөмкинлеге дә хыялда гына түгел, дип ышандыра проектчылар. Кем белә, бәлки чынлап та, гөрләп эшләп китәр КАМАЗыбыз. Вакыт барысын да күрсәтер.

Ә бүген очын-очка ялгап яшәүче гади завод эшчесе яңа двигатель җитештерү эше җайга салынгач, ниһаять, тотрыклы хезмәт хакы алып, кешечә яши башларбыз, дип өметләнә. Өметләр аклансын иде инде...

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев