Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлданиягә – мактаулы исем

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина "Фидакарь хезмәт өчен" медаленә лаек булды. Дәүләт бүләген җырчыга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш визиты барышында үзе тапшырды. "Президенттан җылы сүзләр ишетеп, дәүләт бүләге алу рәхәт, күңелле. Хезмәтеңә югары бәя биргәч, канәгатьлек хисләре тоясың. Моның өчен үзем эшләгән "Эврика" мәдәният үзәгенә, шәһәр җитәкчеләренә,...

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина "Фидакарь хезмәт өчен" медаленә лаек булды.

Дәүләт бүләген җырчыга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш визиты барышында үзе тапшырды. "Президенттан җылы сүзләр ишетеп, дәүләт бүләге алу рәхәт, күңелле. Хезмәтеңә югары бәя биргәч, канәгатьлек хисләре тоясың. Моның өчен үзем эшләгән "Эврика" мәдәният үзәгенә, шәһәр җитәкчеләренә, ТР Мәдәният министрлыгына, Президентыбызга, һәм, әлбәттә, тамашачыма зур рәхмәтләремне белдерәм", - диде Гөлдания ханым шатлыгы белән уртаклашып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев