Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Музейга – 27 ел

Рәмзия Назыйрова исемен йөртүче 3нче мәктәп музее оештырылуга февраль ахырында 27 ел булды. Музей - ул дәвамлы тәрбия һәм белем бирү проекты, мәктәбебезнең элеккеге җитәкчеләре - Рәмзия Назыйрова, Рауза Лысюк, бүгенге директоры Илшат Миңнебаев җитәкчелегендәге педагоглар һәм укучылар коллективының, аларның ата-аналарының күп еллык хезмәте нәтиҗәсе. Сугышчан Дан музее 2нче дәрәҗә...

Рәмзия Назыйрова исемен йөртүче 3нче мәктәп музее оештырылуга февраль ахырында 27 ел булды. Музей - ул дәвамлы тәрбия һәм белем бирү проекты, мәктәбебезнең элеккеге җитәкчеләре - Рәмзия Назыйрова, Рауза Лысюк, бүгенге директоры Илшат Миңнебаев җитәкчелегендәге педагоглар һәм укучылар коллективының, аларның ата-аналарының күп еллык хезмәте нәтиҗәсе.

Сугышчан Дан музее 2нче дәрәҗә Суворов орденлы 278нче Кызыл Байраклы Себер укчы авиация дивизиясенең сугышчан юлын чагылдыра. "Эзләүче"ләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе буларак, музейда бүген галәмнең дә бер өлешен күрергә мөмкин. Болар - очучы-космонавт А.А.Серебров биргән космик чәй пакеты, мәктәпнең элеккеге укучысы Р.Әгъләмов тапшырган космик радиациядән саклагыч, "Ангара" ракетасы макеты, үзязгыч - "кара тартма", космик гаскәр офицерының бәйрәм костюмы һәм башка уникаль экспонатлар.

Музейда "Икс" отряды егетләре", "Чаллылылар Байконурда", "Хайваннар галәмне яулый", "Галәмнең кеше организмына тәэсире", "Ю.А.Гагарин урамы" һәм башка темаларга кызыклы язмалар тупланган.

Музей бәйрәменә шушы еллар эчендә сүзе белән дә, эше белән дә музейны экспонатлар белән баетырга, Ватан патриотларын тәрбияләргә булышкан кешеләр килде. 3А, 3Б, 5А, 6Б һәм 9Б сыйныфларында укучы музей эше белән мавыгучы балалар шәһәр кунаклары һәм ветераннар өчен музейга экскурсия үткәрделәр.

Актлар залында укучылар алдында очучы-штурман Рәиф Солтанов, мәктәп микрорайоны ветераннар советы рәисе Валентина Забродина, тыл хезмәтчәне Валентина Сурова, мәктәпнең элеккеге укучысы, Россия Халыклар дуслыгы университеты студенты Тимур Брицов, мәктәпнең 2000-2013 еллардагы директоры Рауза Лысюк, автор-башкаручы Альберт Таҗиев һәм башкалар чыгыш ясады.

Иҗат белән шөгыльләнү, шәхес булып формалашу өчен уңайлы тирәлек тудырулары өчен музей активистлары ветераннарга рәхмәт белдерделәр.

Ахырдан бәйрәмдә катнашучылар вафат булган ветераннарны - музей остазларын, шулай ук Бөек Ватан сугышы фронтларында, планетаның "кайнар нокталары"нда һәлак булган солдат һәм офицерларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Валентина Кузьминых

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев