7 апрель 2016 яңалыклары
-
Чаллыда 2000гә якын эш урыны булдырыла
Шәһәр хакимиятендә мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова катнашында матбугат конференциясе үтте. Җитәкче сүзләренә караганда, бүгенге көндә Чаллыда 2827 кеше рәсми рәвештә эшсезлек буенча исәптә тора. Бер ел эчендә исә бу күрсәткеч 8%ка арткан. Мәшгульлек үзәгенә төрле предприятиеләрдән 275 кешене кыскарту хәбәре килгән. Аларның 85е исәпкә куелган инде. Кайбер банклар хезмәткәрләрне...
-
Уяу булыгыз – сатуда ялган продукция
Шәһәребездә Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты продукциясенә охшатып ясалган ялган чисталык кәгазьләре сату очраклары ачыкланган. Аларны җирле сәүдә челтәренә Новосибирск җитештерүчеләре тәкъдим иткән. Беренче карашка чисталык кәгазьләренең Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты продукциясеннән бернинди аермасы да юк кебек. Хәтта аеруы бик авыр дип әйтергә була. Бизәлеше, язулары - барысы да өтеренә кадәр күчерелгән. Исеме...
-
Эшмәкәрләргә ярдәм
Үзмәшгульлек программасы буенча, быел Чаллының 55 шәхси эшмәкәренә ярдәм күрсәтеләчәк. Бу максатларга федераль бюджет 6,5 млн сум бүлеп бирә. Үткән ел да яңа теркәлгән 60 шәхси эшмәкәргә шундый ярдәм күрсәтелгән иде. Сүз дә юк, эш башлаучыларга азмы-күпме ярдәм бу. Мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова да әлеге программаның нәтиҗәлелеген раслады. "Без...
-
Һава җылынуга кан басымы да “сикерә”
Яз сулышы инде чын-чынлап табигатьне уятып килә. Кояшлы көннәрдә бигрәк тә ямьле. Хәер, яңгыры да, язныкы булгангадыр, җылы һәм йомшак. Ләкин һава җылыну белән атмосфера басымы да, дымлылык та арта. Яңгыр яуганда, соңгысының һавадагы микъдары 100%ка кадәр җитәргә мөмкин. Әлеге үзгәрешләрнең организмга ничек тәэсир итүе хакында табиблар белән фикер алышабыз....
-
КАМАЗлыларга – юлламалар
"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге социаль иминият фондыннан кире кайтарылган 8 миллион сумга якын акчага үз хезмәткәрләренең сәламәтлеген ныгытырга планлаштыра. Компания "Ижминводы" шифаханәсенә 250дән артык юллама сатып ала. Юлламалар компаниянең 6 заводы, логистика һәм мәгълүмати технологияләр үзәгендә зарарлы шартларда эшләүчеләргә бирелә.
-
Иң актив әбунәчегә – телевизор
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте 2016 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясен активлаштыру максатыннан, әбунәчеләр арасында реклама акциясе игълан итте. Шундый чаралар үткәрү турындагы положение нигезендә, 2016 елның 18 апреленнән 20 апрельгә кадәрге чорда "Иң актив әбунәчегә - телевизор" дигән бәйге оештырыла. Бәйге-лотереяда катнашу өчен, кимендә, 3 басмага язылу шарт. Республика җирлегендә...
-
Гибель на пожаре
3 апреля 2016 года по адресу: г. Набережные Челны, п. ГЭС, 8/15, 6 п., 5 эт. произошел пожар в 4-х комнатной квартире малосемейного типа на 3-х хозяев, в жилом 5-ти этажном, панельном, 6 подъездном доме. Причиной пожара послужило неосторожность при курении в нетрезвом состоянии. В результате пожара: из-за отравления угарным...