1 август 2016 яңалыклары
-
Чаллыга – кәшәкә заводын ачарга
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга "ЗаряД" хоккей кәшәкәсе заводын ачарга килергә җыена. Әлеге тантаналы чара 18 августка билгеләнгән. Яңа заводны ачу тантанасында ТР икътисад министры Артем Здунов, шәһәр җитәкчеләре, шулай ук Россия хоккей йолдызлары - Илья Ковальчук, Алексей Морозов, Сергей Мозякин, Евгений Медведев һәм "ЗаряД" проектына нигез салучы, күп тапкыр...
-
Чаллы мәктәбе – илкүләм яхшылар исемлегендә
RAEX рейтинг агентлыгы Россиянең 200 иң яхшы мәктәбе исемлеген төзеде. Аның максаты Россия югары уку йортларына студентлар әзерләүче иң яхшы белем бирү йортларын ачыклау. Әлеге исемлектә шәһәребезнең 26нчы гимназиясе дә бар. Ул 172нче урында.
-
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вузларда бюджет урыннары кыскартылу хәбәрен кире какты
Массакүләм мәгълүмат чараларында 2017 елда вузларда бюджет урыннары 40 процентка кыскартылу турындагы мәгълүмат дөрес түгел, дип хәбәр иткән Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгълүмати сәясәт департаменты башлыгы Анна Усачева. Бу хакта "ТАСС" яза.
-
Акчамы, ташламалы дарулармы?
Бүгенге көндә Чаллыда федераль ташламаларга ия булган 36 меңнән артык кеше яши. Алар - Бөек Ватан сугышында катнашучылар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, инвалидлар, инвалид балалар һәм башкалар. Елда алар каршында социаль хезмәтләр җыелмасыннан (НСУ) файдалану мәсьәләсе килеп баса. Гамәлдәге кануннар нигезендә ташламаларга ия гражданнарга сайлау хокукы каралган. Моның өчен, 2016 елның...
-
Алданмагыз!
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның гаиләсе турында интернетта ялган хәбәр таралган. Аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга: «Безнең мөфтинең әти-әнисе яшәгән йорт янган, пенсионерлар аларга үз пенсияләреннән меңәр сум акча бүлеп бирәләр икән, дип ишеттек. Бу хәбәр дөрес булса, акчаны кая күчерергә?» - дигән хәбәрләр килә...
-
Яшәү минимумы үзгәрде
Татарстанның Министрлар Кабинеты яшәү минимумын 8100 сумга җиткерде. Моңа кадәр ул 8000 сум иде.
-
Яшьлеккә кайту бәйрәме
Һәр елны июль аеның соңгы җомгасында ГЭС бистәсенең Үзәк урамында төп Чаллылылар бәйрәме уза. Аны Кама буендагы гүзәл шәһәребездә туып-үскән кешеләр дә, илебезнең төрле төбәкләреннән КАМАЗ төзелешенә килеп, Чаллыда төпләнгәннәр дә көтеп ала. Быел әлеге күркәм чара 29 июльдә узды.