3 декабрь 2016 яңалыклары
-
3 декабрь 2016 - 08:23Радик Юльякшин Чаллыны дер селкеттеКичә Чаллыда яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә һәм хәттә балаларның да яраткан җырчысына әйләнгән Радик Юльякшинның чираттагы концерты булды. Бу инде яшь йолдызның шәһәребездә соңгы ике айда куйган 4нче концерты. Кайсыбер артислар билетларын оешма-предприятиеләргә мәҗбүриләп диярлек таратып йөрсә, Радик тамашаларына исә халык үзе теләп агыла. Чөнки
-
3 декабрь 2016 - 05:04Чаллы сукырлар җәмгыяте илкүләм акциядә катнашаБүген, 3 декабрьдә, Җиңү паркының Дан аллеясыннан шахмат-шашка клубына кадәр күзләре күрмәүче шәһәрдәшләребез бергә җыелып үтәчәк. Аннары әлеге бина янында алар өчен таяк һәм сукырларны озатып баручы махсус эт белән йөрергә дә өйрәтәчәкләр. Соңыннан Шахмат-шашка клубының үзендә Чаллы сукырлар җәмгыяте әгъзалары катнашында концерт та булачак. Урында ук начар күрүчеләрнең кул...
-
3 декабрь 2016 - 04:46Ятимнәргә – бушлай!Ятим калган студентлар республикада транспортта акча түләмичә генә йөри алачак. Дәүләт Советы кабул иткән канун нигезендә, уку чорында әти-әнисен югалткан гражданнарга (әгәр алар төп профессиональ белем бирү программасы яки төп гомуми белем бирү программалары буенча көндезге бүлектә укый икән), юл билетларын бушлай алу хокукы бирелә.
-
3 декабрь 2016 - 04:41Татарстанда яшәүче халыкларның әкиятләре тупланган китап дөнья күрдеТатарстан халыклары дуслыгы йортында «Татарстан халыклары әкиятләре» исемле яңа китапны тәкъдим итү чарасы узачак, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте. Әлеге китап Татарстан китап нәшрияты тарафыннан «Россия мәдәнияте (2012-2018 еллар)» федераль максатчан программасы кысаларында Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр чаралары федераль агентлыгы булышлыгы белән чыгарылган.
-
3 декабрь 2016 - 04:39Сибгат Хәкимне искә алып...5 декабрьдә республика Язучылар берлегенең "Тукай клубы"нда Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәкимнең тууына 105 ел тулуга багышланган, "Юксыну" дип исемләнгән кичә була. Бу хакта Татарстан Дәүләт филармониясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
3 декабрь 2016 - 04:35Укучылар өчен - яңа бәйгеләрТатарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы 2017 елда мәктәп укучылар арасында өч төрле иҗади бәйге игълан итте. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйгеләр мәктәп укучылары, укучыларның үзидарә органнары һәм әни-әтиләр комитетлары өчен оештырылган.
-
3 декабрь 2016 - 04:28Кризис чигенәИкътисадый кризис 2017 елда бераз артка чигенәчәк дип фаразлый белгечләр. Халыкара валюта фонды белгечләре 2016 елда Россия икътисадының 0,6 % ка кимүен белдерсә дә, 2017 елда ул үсү ягына таба барачак. Бу нефтькә бәя арту белән бәйле булачак икән.