17 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
“Шәһри Чаллы” газетасын кайдан сатып алып була?
Әлеге сорауны безгә-редакциябезгә шалтыратып еш бирәләр.Сөенечле хәбәр җиткерәбез: "Шәһри Чаллы" газетасының һәр яңа саын хәзер шәһәребезнең 27 бистәсендә урнашкан "Хәләл-Үзәк" сәүдә үзәгенең "Әль-Каләм" бүлегендә һәм Яңа шәһәрнең "Палитра" сәүдә үзәгендәге "Рәхмәт" татар китапларын сату кибетендә алырга була. Шулай ук газетаны редакциягә дә килеп сатып алырга мөмкин.
-
Скорой помощи намереваются разрешить таранить мешающие проезду автомобили
Минздрав России обсуждает вопрос о предоставлении машинам скорой помощи права таранить автомобили, которые не уступают им дорогу, приводит ТАСС слова замглавы ведомства Татьяны Яковлевой. «Я считаю, что ужесточать законодательство нужно. Если «скорую» не пропустили, это просто не неумышленное убийство, а я бы сказала, что это умышленное убийство. Потому что как...
-
Иранның Казандагы Генераль консулы “КАМАЗ” йөк машиналарын Иранда җыю производствосын торгызу эшләренең киләчәге турында сөйләде
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Татарстанның "КАМАЗ" гавами акционерлык җәмгыяте һәм Иран автомобиль җитештерүчеләре хезмәттәшлеге нәтиҗәсе ике якка да файда китерә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына интервью биргән Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы вазифаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч билгеләп үтте. "КАМАЗ" Иран белән хезмәттәшлекне җәелдерә торган эре сәнәгать предприятиесе...
-
Чаллыда “Кыргый су асты дөньясы” күргәзмәсе ачыла
18 гыйнвар көнне Яр Чаллының Тарих һәм төбәк музеенда "Кыргый су асты дөньясы" халыкара фотокүргәзмәсе эшли башлый. Анда Индонезия, Филиппин, Куба, ЮАР, Кайман утраулары һәм планетабызның башка экзотик урыннарыннан 100 иң яхшы эш тәкъдим ителгән.
-
Өлкәннәрне кисәтеп куегыз!
Россиядә, шул исәптән Татарстанда да бу пенсиягә өстәмә рәвештә 5 мең сум акча бирә башладылар. Һәм шул ук вакытта өлкәннәрнең беркатлылыгыннан файдаланып баерга теләүчеләр дә барлыкка килгән. Мошенниклар Пенсия фонды хезмәткәрләре сыйфатында килеп, пенсионерларның банк хисаплары турындагы мәгълүматларны ала һәм акчасыз калдыра икән.
-
Грипп азына
Роспотребнадзорның соңгы мәгълүматлары буенча Чаллыда рәсми рәвештә 38 грипп очрагы теркәлгән. Аларның 16сы балаларда. Роспотребнадзорның Чаллы буенча баш белгече Наил Әгъзамов әйтүенчә, узган атнада авыручылар саны 75%ка арткан. Хастаханәләргә һәм шифаханәләргә сәламәтлекләреннән зарланып барлыгы 4 319 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 2915се балалар.
-
Квартплата түләүләрендә хата китсә – штраф
2017 елның 1 гыйнвареннан Россиядә квартплата түләүләрен исәпләгәндә хаталанган өчен идарәче компаниияләрне штрафка тарта башладылар. Намуссыз коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә торак хуҗаларына артык саналган сумманың 50 процентын түләргә туры киләчәк, дип хәбәр итә ТАСС.
-
Чаллыда тагы бер үсмерләр үз-үзенә кул салган
Чаллыда 15 яшьлек үсмер унбишенче каттан сикереп үлде. Фаҗига 17 гыйнвар иртәсендә 47 бистәдәге күп катлы йортта булды. Тугызынчы сыйныф укучысы балконнан ташланыр алдыннан язу калдырган. Тикшерүчәр әлегә аның эчтәлеге хакында барлык сәбәпләрне ачыклаганчы әйтүдән тыелып торалар. Соңгы өч атнада автокалада бу инде үсмерләрнең икенче тапкыр үз-үзләренә кул салулары: узган...
-
Татарстанда "социаль" ипинең бәясе билгеләнде
Социаль яктан якланган кулланучылар еш сатып ала торган "Сельский", "Дарницкий" һәм беренче сорт оннан эшләнгән бер кирпеч ипи 650 грамм булырга тиеш. "Сельский"ның бәясе 27 сум 90 тиен, беренче сортлы оннан пешерелгән ак ипинеке 29 сум 80 тиен, "Дарницкий"ныкы 25 сум 90 тиен. Бу хакта "Татарстан" радиосының "Туры элемтә" тапшыруында...
-
Үзәк банк Болгар банкның лицензиясен алды
Русиянең Үзәк банкы Болгар банкның лицензиясен алды, диелә Үзәк банк матбугат хезмәте хәбәрендә. 16 гыйнвардан Үзәк банк Болгар банкта вакытлы идарә урнаштырды. Әлеге карар оешманың банк эшчәнлегенә кагылышлы федераль кауннарны үтәмәве, хисапларда дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат бирүе белән бәйле диелә. "Моннан тыш, Болгар банкы кредиторлар алдындагы бурычларын да вакытында үтәмәгән....
-
Ай-яй салкын тышта...
Бүген төнлә республикабызда урыны белән -28;-25 градус салкын булган. Чаллыда исә иртән -20;-22 градус чамасы иде. Әммә көндезгә бераз җылыта башлый -15;-17 булыр дип фаразлый синоптиклар. Алдагы төндә һәм иртәгә исә - 17;-18 градус кына була. Кичкә таба бераз кар явыуы көтелә.