13 февраль 2017 яңалыклары
-
Һава торышы бозыла
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе төбәккә төньяк атлантик циклон якынлашу сәбәпле һава торышы бозылу турында кисәтү таратты. Синоптиклар фаразлавынча, бүген кичке сәгать 8дән иртәгә кичке сәгать 10га кадәр Татарстанда буран көтелә, күз күреме 500-1000 метрдан да азрак булачак, кар явачак. Урыны белән көньяк-көнбатыштан иртән һәм көндез секундына 17-22...
-
Алданмагыз!
Россия Федерациясенең Федераль суд приставлары хезмәте россиялеләрнең электрон адресларына массакүләм һөҗүм ясалуы хакында белдергән. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. Электрон адресларга федераль хезмәт исеменнән ялган хатлар җибәрелгән.
-
Чаллыда балалар куркыныч уен белән мавыга
Соңгы вакытларда Чаллы яшүсмерләре куркыныч уен белән мавыга башлаганнар. Алар яшьтәшләренә үзләренең кыюлыкларын раслау өчен хәтта тормышларын куркыныч астына куярга да әзер икән.
-
Бала тудырганда хатыны Ләйсән Гыймаева янында булган ди-джей Булат Бәйрәмов: “Күңелле булды”
Җырчы Ләйсән Гыймаева икенче кызы Зифаны тудырганда, ире - ди-джей Булат Бәйрәмов аның янында була. Хатынының тамагы ачкач, заказ белән пицца китертеп, аны сыйлый. Булат бу вакыйганы "күңелле булды" дип искә ала. Аңа кадәр ул 1 нче бала тудыру йортында махсус курсларга йөри.
-
Яулык бәйләүне тыю турында карар юкка чыгарылды
Мордовиянең Ромодан районы Азюрка (русча атамасы Белозерье) мәктәбе директоры Вера Липатова укытучыларга яулык бәйләүне тыйган документның үз көчен югалтуын белдергән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә мәктәптә узган җыелыштагы укытучыларга сылтама белән адвокат Марат Ашимов хәбәр итте.
-
Барысын да тикшерергә!
Чаллы уку йортларында барлык студентларның да флюорография үткәнме-юкмы икәнлеген тикшерергә! Шәһәр хакиме наил Мәһдиев бүген хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә, Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Барыевка шундый таләп куйды. Баксаң, калабызның уку йортларында 5 студентның туберкулез белән чирләве ачыкланган. Өстәвенә флюорография үтү турында ялган белешмәләр алып килүчеләр дә булган. "Бу бер кысаларга...
-
Чаллы юлларында үлүчеләр кимегән
Узган ел Чаллыда 574 мең юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 9 кешенең гомере өзелгән. Бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 2 тапкырга кимрәк. Зыян күрүчеләр, имгәнүчеләр саны исә киресенчә арткан. Андыйлар 848 кеше. Шуның 133 е балалар. Кечкенәләрнең күбесе ишегалды юлларында, машина каршына кисәк йөгереп чыгып имгәнә.