15 февраль 2017 яңалыклары
-
15 февраль 2017 - 11:54Чаллыда ашыгыч ярдәм фельдшерына пациент һөҗүм иткәнЧаллыда ашыгыч ярдәм фельдшерына һөҗүмнең иткәннәр. "26 комплекста яшәүчеләрнең берсе чакыртуы буенча ашыгыч ярдәм машинасы урынга юл тоткан. Санитар автомобильнең салонында исерек хәлдәге пациентны караган вакытта, соңгысы фельдшерның башына суккан. Шуннан соң вакыйга урынына полиция экипажы килгән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре каршында пациентка ярдәм күрсәтелгән.
-
15 февраль 2017 - 09:37Радионың сәнгать советы Ришат Төхфәтуллинның җырларын нигә үткәрмәгән?Ришат Төхфәтуллин - татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе. Аның җырларын радионың сәнгать советы кабул итмәгән! Бетховенның бернинди сәләте юк дип уйлаганнар, Эйнштейнны акылга зәгыйфь дип санаганнар, Эдисонны надан дип мәктәптән куганнар дигән хәбәрләр белән янәшә куярлык яңалык түгелме соң бу? Ришат Төхфәтуллин бүгенге эстрада һәм сәнгать советлары турында уй-фикерләре...
-
15 февраль 2017 - 08:25Юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзлиләрКичә, 14 февральдә, Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә, авыртуларга зарланып 17 яшьлек чаллылылы мөрәҗәгать иткән. Эш шунда: 6 февральдә, иртәнге сәгать алтыда, Татарстан урамындагы җәяүлеләр юлында аны билгесез машина бәреп китә. Нәтиҗәдә шәһәрдәшебезнең умыртка баганасына зыян килә. ЮХИДИ инспекторлары әлеге вакыйга шаһитларын 37-95-24 телефон номерына шалтыратуларын сорый.
-
15 февраль 2017 - 07:57Чаллыда бала үлемендә гаепләнүчеләргә карата җәза үзгәртелдеШәһәр суды "Афина" бассейнында һәлак булган бала эше буенча гаепләнүчеләргә карата билгеләнгән җәзаны үзгәртте. Ноябрь аеннан башлап өйдән чыгып йөрүләре чикләнгән бассейн хуҗасы Наталья Мавренкова һәм кассир Олеся Шадрина хәзер бары илдән читкә чыкмаска тиеш. Исегезгә төшерәбез, 19 ноябрьдә 11 яшьлек кыз кыз бассейнга дусты белән беренче тапкыр килгән булган.
-
15 февраль 2017 - 07:52Кем мөфти булыр?Татарстан мөфтие һәм баш казый вазифаларына намзәтләрдән гаризалар кабул итү тәмамланды. Мөфтилеккә дәгъва кылучылар пленумда билгеле булачак. Татарстан мөфтие һәм баш казый вазифаларына намзәтләрдән гаризалар кабул итү бер ай дәвамында, 13 гыйнвардан 13 февральгә кадәр дәвам итте. Берничә көннән, 16 февральдә пленумда мөфти булырга теләүче кандидатлар исемлеге игълан ителәчәк.
-
15 февраль 2017 - 07:16Чаллы укучылары ике тапкыр кайнар ризык ашарга тиеш!Хуҗалык җитәкчеләрнең чираттагы киңәшмәсендә Чаллы мәктәпләрендә укучыларны ике тапкыр кайнар аш белән тукландыру мәсьәләсе каралды. Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев әйтүенчә, 5-11 сыйныф укучыларының 77%ы гына кайнар ризык ашый икән. Ә башлангыч сыйныф укучыларының 99,7%ы ике тапкыр кайнар ризык белән туклана.
-
15 февраль 2017 - 07:10“Бушлай бирәм” төркемнәре нидән гыйбарәт?Илһам исемле бер дустым бар минем. Җыен юк бар, вак-төяк кирәкмәгән әйберләр җыярга ярата. Нәрсә генә юк аның өендә. Кирәк булса да җыя, кирәкмәсә дә өенә ташый. Плюшкин дисәң, Плюшкин түгел инде. Ник дисәң, аннан да юмарт кеше юк җир йөзендә. Бурычка биреп тора алмыйсыңмы, дип янына килсәң: "Күпме кирәк?"...
-
15 февраль 2017 - 07:05Укучы билетлары электронлаша2017 ел башыннан Татарстанның дәүләт һәм муниципаль китапханәләре үз укучыларына республика территориясендәге барлык филиалларда гамәлдә булган бердәм укучы билетын тапшыра башлады. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
15 февраль 2017 - 07:03Декларация тапшырырга онытмагыз!Декларация кампаниясе башланды. 2016 елда керем алган гражданнар агымдагы елның 2 маена кадәр салым инспекциясенә керем турында декларация тапшырырга тиеш. НДФЛ буенча декларация салым түләүче шәхси милектә булган мөлкәтен саткан, кыйммәтле бүләкләр алган, лотереяда откан, арендага милек биргән очракта тапшырыла.
-
15 февраль 2017 - 05:12“Әтиләр көне” гаилә конкурсы узачак18 нче февральдә 15 сәгатьтә Яр Чаллының 29 нчы гимназиясендә "Әтиләр көне" шәһәр гаилә конкурсы узачак. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Конкурс гаилә институтын ныгытуга, җәмгыятьтә аталар һәм аналар статусын арттыруга юнәлдерелгән. Бәйгедә өч кешедән торган гаилә командалары катнашачак: әти, әни, үсмер-яшьләр клубында тәрбияләнүче...