27 июнь 2017 яңалыклары
-
27 июнь 2017 - 13:01Башкала кунагы КАМАЗны сынадыРоссия Федерациясе хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович "КАМАЗ-мастерда кунакта булып китте. Команда җитәкчесе Владимир Чагин мәртәбәле кунакны "Ефәк юлы - 2017" ралли-марафонында җиңү өчен ярышырга тиешле машиналар белән якыннан таныштырды.
-
27 июнь 2017 - 12:49Намаз догалары – CD җыентыктаТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дин кардәшләребезгә зур бүләк ясады: намаздагы догалар яздырылган CD җыентык дөнья күрде. Ул «Азан» мөселман радиосы студиясендә яздырылган. Җыентыкны кулына алучыларга мөрәҗәгать итеп болай диелә: «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Һәр мөселман кешесенә Ислам диненең биш баганасы таныш. Аларның берсе - намаз уку.
-
27 июнь 2017 - 11:39Европа комиссиясе Google ширкәтенә $2,7 млрд штраф салдыЕвропа комиссиясе АКШның Google ширкәтенә караган Alphabet ширкәтенә 2,4 млрд евро ($2,7 млрд) штраф салды. Тикшерү эше җиде ел барган. Шикаять белән Google көндәшләре мөрәҗәгать иткән. Алар арасында TripAdvisor, FairSearch, News Corp, Yelp ширкәтләре бар. Европа комиссиясе белдерүендә әйтелүенчә, Google аша эзләү нәтиҗәләрендә Google Shopping хезмәте тауарларына һәм хезмәтләренә өстенлек...
-
27 июнь 2017 - 11:07Элвин Грей миллион сум акча сораган, диләрЧаллы Сабантуена Элвин Грей килерме-юкмы әлегә билгесез. Ул Кытайдан ялдан кайтып бераз искә килеп ята икән. Халык арасында җырчының Чаллыда Сабантуенда чыгышы өчен миллионнар сораган икән, дигән сүзләр таралды. Моның дөреслеген бер кем дә расламый да, инкярь да итми. Утсыз төтен булмый диләр. Кайберәүләр күпме түләсәләр дә килер, бу аңа...
-
27 июнь 2017 - 07:50Пожар с пострадавшим22.06.2017 года в 15час. 08 мин. на ЦППС ФГКУ «15 отряд ФПС по РТ» по системе «Глонасс+112», поступило сообщение о горении квартиры, по адресу: г.Набережные Челны, Новый город, дом 58/12, этаж 2. Из объяснения супруга хозяйки квартиры установлено, что о пожаре он узнал лично, пояснив это тем, что подходя к...
-
27 июнь 2017 - 07:05Чаллы кызы- халыкара “Студентлар Королевасы–2017” җиңүчесе булдыЕл саен алты дәүләтнең югары уку йортлары студентлары катнашында "Студентлар Королевасы" исемле халыкара матурлык һәм осталык конкурсы үткәрелеп килә. Быел ул Ставрополь каласында үтте. "Студентлар Королевасы-2017"дә Россия данын Чаллы кызы Диләрә Ялалтынова яклады. Ул Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясында белем ала. Нәфис гимнастика буенча спорт мастеры. Диләрә...
-
27 июнь 2017 - 06:12Боз яварга мөмкин, диләрТР әйләнә-тирә мөхитне күзәтү үзәге янә хәвефле хәбәр тартты. Бүген 27 июльдә республикабыз биләмәләрендә секундына 16-21 метр тизлектә көчле җил булуы көтелә. Койма яңгырлар һәм боз яварга бик мөмкин икән. Чаллыда иртән көн болытлы иде, шулай да температура югары +21; +24 градус җылы. Һава торышының кинәт үзгәреп китүен күздә тотып,...
-
27 июнь 2017 - 05:26Россия белән Татарстан арасындагы килешүгә 10 ел тулдыУн ел элек, 2007 елның 26 июнендә Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү турында Шартнамә кабул ителгән иде. Килешү мөддәте - ун ел. Шартнамәне Русия президенты Владимир Путин һәм Татарстанның ул вакыттагы президенты Миңтимер Шәймиев имзалады. 2007 елның 24 июлендә ул федераль канун белән расланып гамәлгә керде. Без хәзер...
-
27 июнь 2017 - 05:19Чаллы Сабантуе көнне транспорт өзлексез йөреп торачакЧаллыда 8 июль - Сабантуй көнне җәмәгать транспорты төнге бергә кадәр эшлиячәк. Чулман проспектында маршрутка өстәмә автобуслар чыгачак. «Электротранспорт» ҖЧҖ Сөембикә проспекты буенча хәрәкәт итүне шулай ук төнге сәгать бергә кадәр озынайта. Бу көнне иртәдән башлап Сөембикә проспектына тагы дистәдән артык трамвай җибәрелә.
-
27 июнь 2017 - 05:11Илнур Зәкәрин алтын медаль яуладыВоронежда велоспорт буенча Россия чемпионаты узды. Спортчылар 40, 3 километрда узыштылар. «Яр Чаллы» спорт мәктәбендә шөгыльләнгән Илнур Зәкәрин алтын медаль яулады. Аның нәтиҗәсе 49:38 мин. Көмеш медальне Максим Бельков, бронзаны - Антон Воробьев алды.