Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Башкала кунагы КАМАЗны сынады

Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович "КАМАЗ-мастерда кунакта булып китте. Команда җитәкчесе Владимир Чагин мәртәбәле кунакны "Ефәк юлы - 2017" ралли-марафонында җиңү өчен ярышырга тиешле машиналар белән якыннан таныштырды.

Исегезгә төшерәбез, "Ефәк юлы - 2017" ралли марафоны 7 июль көнне Мәскәүдә старт алачак. Автомобильләр ел саен яңара, камилләшә, заманча агрегатлар өстәлә. Боларның барысы белән дә танышып чыкканнан соң, хөкүмәт рәисе урынбасары спорт машиналарында шәхсән үзе утырып йөреп карады. Эдуард Николаев белән берлектә алар ярыш болидларын сынадылар.

Сынау чыгышлары тәмамланганнан соң: "Сезнең егетләр - чын чемпионнар!" - дип үз нәтиҗәсен ясады җитәкче. Ул шулай ук Россия спорт машиналарында файдаланылучы технологияләргә дә югары бәя бирде һәм Мәскәү-Астана-Сиань континентара марафонда Чаллы спортчыларына уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев